Каникулда эшләгән яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша 2 650 сум күләмендә финанс ярдәм түләнә
Татарстанда 11,6 меңгә якын яшүсмер каникул вакытында эшкә урнашкан
Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәмче эшчеләр, хезмәт биналарын җыештыручылар, урам себерүчеләр, шәһәрнең патриотик юнәлештәге чараларында, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм мәктәп яны участокларында эш башкару – балигъ булмаганнар өчен хезмәтләр. Җәй ахырына 11 567 яшүсмернең мәшгульлек үзәге тарафыннан эшкә урнашканлыгы билгеле.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган дәрәҗәдә түли. Моннан тыш, каникулда эшләгән яшүсмерләргә мәшгульлек үзәге аша ай саен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәм түләнә. Төп шарт – ул мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев