Кар катламы зыян салган: Татарстанның ун йортында төтен юллары сафтан чыккан
Бер көн эчендә Татарстанның берничә торак пунктында күпфатирлы йортларның түбәләреннән кар ишелеп төшү сәбәпле төтен юлларының өске өлешләре зарарланган. Нәтиҗәдә кайбер йортларда яшәүчеләр вакытлыча газ белән тәэмин итүсез калган.
Кар кинәт ишелеп төшү аркасында республика буенча барлыгы ун йортта төтен юллары башлары зыян күргән. Әлеге очраклар бер көн дәвамында теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Мондый хәлләр Казан шәһәрендә, Яшел Үзән, Биектау, районнарында күзәтелгән. Буа районында бер йортта исә янкорма вентиляция каналлары ишелеп төшкән.
Белгечләр аңлатканча, төтен юлларының өске өлешләре йортлардагы газ җиһазларының хәвефсез һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итә. Алар торбаларны кардан, чит предметлардан, кош-корт һәм вак хайваннардан саклый, шулай ук тарту көчен көчәйтеп, төтеннең кире әйләнеп керүен булдырмый. Әлеге элементларның бозылуы җылыту системасының эшчәнлегендә өзеклекләргә һәм иминлеккә кагылышлы куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.
Зыян күргән йортларда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылган. Хәзерге вакытта тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла, вакыйгаларның сәбәпләре ачыклана һәм нәтиҗәләрен бетерү чаралары күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев