erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы районда яшәү яхшы?

Билгеле булганча, төрле рейтинг агентлыклары вакыт-вакыт халыктан сораштырулар үткәрә һәм әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, бәхетле һәм уңайлы тормыш өчен иң яхшы районнарны игълан итә. Әлбәттә, Казан тормыш сыйфаты, инфраструктура дәрәҗәсе, туризм һәм башка үсеше буенча рейтингларның югары баскычына керә.

Әмма Татарстанда бәхетле башкаладан тыш, Президент һәм федераль программалар ярдәмендә соңгы елларда нык үзгәргән шәһәрләр һәм районнар да бар. Матур яр буйлары, парклар һәм скверлар, бассейннар һәм стадионнар барлыкка килде, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтланды, ишегалларны төзекләндерү программасы старт алды. Авыл халкының хыяллары һәр районда тормышка аша, республика башка төбәкләрдән килгән кешеләр яшәргә һәм эшләргә, ял итәргә һәм күңел ачарга омтыла торган җирдә иң яхшы урынга әверелә. Татарстанлылар үз районнарында бәхет дәрәҗәсе буенча ни уйлый? Татарстанның кайсы районында яшәү яхшы? Моны ачыклау максатында үз районыгыз, паркларыгыз һәм скверларыгыз, үз юлларыгыз һәм мәктәпләрегез, үзегезнең хыялларыгыз һәм бәхетегез өчен тавыш бирегез! Ел ахырында нәтиҗәләр ясалачак! Тавышны түбәндәге  сылтама белән  бирергә була: http://protatarstan.ru/vote-region/. Әле­гә Саба районы өчен  нибары 63 кеше тавыш (0%) биргән. Ә Чистай районы өчен тавыш бирүчеләр 3981гә җиткән (19%).

Фото: скриншот сайта

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://saby-rt.ru/news/novosti/kaysy-rayonda-yash-yakhshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X