Казан белән Ижау арасында яңа электр поездлары йөри башлый
Аларда пассажирлар өчен эргономик утыргычлар, өстәлләр, багаж өчен махсус урыннар каралган.
12 майда Казан – Ижау – Казан юнәлешендә ике заманча ЭПЗД серияле поезд эшли башлаячак. Алар бүген кулланылышта булган, 2000 нче еллар башында чыгарылган ЭД9М поездларын алыштырыр дип көтелә. Белгечләр фикеренчә, иске составлар техник яктан да, пассажирлар өчен уңайлылык җәһәтеннән дә хәзерге таләпләргә тулысынча җавап бирми, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Яңа поездлар исә куркынычсызлык һәм уңайлылык өлкәсендә сизелерлек үзгәрешләр тәкъдим итә. Алар крэш-система белән җиһазландырылган, бу исә гадәттән тыш хәлләр вакытында пассажирларны һәм хезмәткәрләрне саклауны тәэмин итә. Моннан тыш, составта заманча климат-контроль системасы урнаштырылган, ул һаваны чистарту һәм зарарсызландыру функциясен дә үти.
Поезд эчендәге мохит тә яңача оештырылган. Пассажирлар өчен эргономик утыргычлар, өстәлләр, багаж өчен махсус урыннар каралган. Велосипедлар урнаштыру мөмкинлеге дә тудырылган. Санлы технологияләр куллану да игътибар үзәгендә: USB-разъемнар, мультимедиа системалары, фильм карау өчен мониторлар – болар барысы да юл вакытын файдалырак һәм кызыклырак итүгә юнәлтелгән.
Аерым игътибар гаиләләргә һәм балаларга бирелә. Кайбер вагоннарда балалар зонасы, шул исәптән манежлар булдыру каралган. Шулай ук пассажирлар өчен бар зонасы эшләячәк, анда кайнар эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар яхшыртыла. Поездларда махсус күтәргечләр, ә ишек төбендә түбән платформаларга туры килә торган өстәмә баскычлар урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев