erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан җир астына китәрме?(»Интертат», Камилә Билалова)

КФУның Филология институты студенты Камилә Билалова Милли китапханәдә узган Milmax Science Kazan 2023 фәнне популярлаштыру фестивалендә катнашты. «Интертат» шул чыгышларның берсендәге төп фикерләрне тәкъдим итә.

Соңгы елларны «Казан җир астына китә», «Казан «мина кырында», сезнең астыгызда бит – тозлы карст», «Карст упкыннары «Салават Күпере»нә дә барып җиттеме?», «Асфальт төшеп китте», «Җир убылган» дигән язмаларны еш очратырга туры килә. Казан чыннан да җир астына китәрме? Нәрсә соң ул карст? Әлеге һәм башка сорауларга КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты доценты Айрат Латыйпов җавап бирде.

Карст куркынычлыгы картасында Казанга максималь куркыныч дәрәҗәсе бирелгән

Карст – ул билгеле бер тау токымнарының эрү процессы, ә инде карст төшеп китүе, карст чокырлары һәм башкалар – шул процессның нәтиҗәсе буларак күзәтелгән күренешләр.

Карстның өч төрен аералар:

  1. карбонатлы (известьташ, доломит, мәрмәр);
  2. сульфатлы (гипс, ангидрид); 
  3. тозлы.

Казан сульфатлы һәм карбонатлы карст зонасына карый. Карст процессының үсеше бу тирәлектә эрүчән токымнарның, су йөргән урыннарның булу-булмавына бәйле.

Бу процесс нәрсәсе белән куркыныч?

Куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин геологик процессларны акрын бара, әмма карст чокырлары бик кинәт барлыкка килә. Аларны булдырмас өчен, ниндидер чаралар күреп була.Карстны ничек булдырмый калырга? Яисә бинаның җимерелгәнен көтеп утырырга гына каламы?

Бу очракта «карст мониторингы» дигән бик яхшы әйбер ярдәмгә килә. Без аны бик күп еллар оештырырга тырышабыз, әмма әлегә җитәкчелеккә кадәр «барып җитеп» булмый, – ди Айрат Латыпов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге заман карст куркынычлыгы картасында Казан шактый куркыныч территориягә керә, ягъни шәһәр һәм аның тирәсенә «максималь куркыныч дәрәҗәсе» бирелгән.

Легендар чокырлар

Казанның легендар карст чокырлары турындагы мәгълүмат соңгы 100 елда җыела.

Галим кайбер очракларны искә төшерде.1924 елның 21 декабрендә Дегтярная урамындагы 14нче йорт каршында диаметры 30-40 метрга, ә тирәнлеге 2 метрга кадәр җиткән чокыр барлыкка килә. Мондый хәлләр 1930-1970 еллар арасында берничә тапкыр күзәтелә. Дөрес, әлеге чокырларның берничәсе генә карст процессы белән бәйле. Калганнары башка сәбәпләр аркасында ясала.

Санап карасаң, карст чокырлары ул кадәр күп түгел, аз, ә нигә безне «карст буенча бик куркыныч зона» дип саныйлар соң?

Беренчедән, карбонатлы һәм сульфатлы токымнар бик нык булырга мөмкиннәр. Икенчедән, Казан территориясендә токымнар шактый тирән ята, шул сәбәпле, су агымнары аларга тими. Аңлашылганча, ул «мина» кебек, үз вакытын көтеп ята.

Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/kazan-ir-astyna-kitarme-5859029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев