erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле яр буенда ниләр бар?

Казан Кремленең яр буе ел саен матурлана бара, яңара. Игенчеләр сарае каршындагы парк үзе генә ни тора.

Бу – Казанның иң матур урыннарының берседер, мөгаен. Бирегә туристлар да еш килә, яңа өйләнешүче парлар әлеге паркта фотосессияләр оештыра, җырчылар клиплар төшерә.

Бу парк чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде: 2008-2010 елларда Казансу буенда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы төзелеп беткәч, аның каршында матур парк та булдыр­дылар.
Кайбер кешеләр Игенчеләр сараеның Казан Кремле янәшәсендә төзелүенә канәгатьсезлек тә белдергәннәр иде. Имеш, заманча стильдә төзелгән бина борынгы истәлекле урыннарның мохитен бозып тора. Ничек кенә булмасын, заманча ял итү урынының үз матурлыгы. Аннары киләчәктә бу парк та тарихи биналар рәтенә керәчәк бит. Парктан кешенең өзелгәне юк. Туристлар арасында Игенчеләр сараенда Венадагы Хофбург император сарае, шулай ук Римдагы Витториано бинасы чалымнары бар, диделәр. Диварның тышкы ягында урта бер җирдә бронзадан эшләнгән «Муллык агачы» сыны урнаш­тырылган. Аның биеклеге 20 метр чамасы. Төнлә биредә бигрәк тә матур, бу агачның ябалдашлары яшел төстәге утлар белән яна.

Җәй көне парк яшеллеккә, чәчәккә күмелә, кышын биредә – аклык дөньясы. Монда бик чиста, барысы да тәртип белән урнаштырылган: эскәмияләр, ут баганалары, агачлар, куаклар да. Агач ботакларын гел кисеп, тигезләп торалар, чисталыкны да сак­лыйлар. Парктан күренеш искиткеч: бер якта – Казан Кремле, икенче якта – Казансу елгасы.
Күптән түгел паркта «Ирек» мәчете барлыкка килде. Кечкенә генә булып тоелса да, үзенең гөмбәзләре белән әллә кайдан балкып үзенә тартып тора ул. «Монда үзенә күрә бер рәхәт. Тынычлык тоя­сың», – ди мәчеттә булучылар. Кемдер аны, Әбу-Даби шәһәрендәге мәчетләр стиленә тартым, ди. «Кол Шәриф» мәчетенә охшаш диючеләр дә очрады. Горурланып сөйләрлек, башкаларга күрсәтерлек шундый заманча матур, уңайлы ял итү урыннары булу – үзе бер бәхет инде.


+ чиста
+ заманча
+ якында гына Казансу
+ искиткеч күренеш
+ фотога төшү өчен бик матур урын
– бушлай парковка урынын табуы авыррак

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Анна Арахамия фотосы

Эльвира Мозаффарова

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazan-kremle-yar-buenda-nilr-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X