erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан студенты мошенникларга 270 мең сум биргән

Казаннан студент кыз акчаны үзен элемтә килешүен озайтырга кирәклегенә ышандырган мошенникларга биргән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер көнне 21 яшьлек кызга билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен кәрәзле элемтә хезмәткәре дип таныштырган. Ул аңа хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга кирәклеген сөйләгән һәм хәбәрләрдән кодны атауны сораган. Шуннан соң кызга янәсе көч структуралары вәкиле шалтырата, аның исеменә кредит рәсмиләштерү омтылышлары турында хәбәр итә һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә күндерә. Аның күрсәтмәләре буенча, студент кыз мошенникларга 270 мең сумнан артык акча күчергән.

Үзен алдаганнарын аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатылды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев