erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан табиблары катлаулы операция ярдәмендә пациентның гомерен саклап калган

Казан онкодиспансерында уникаль хирургик операция башкарылган

Казан шәһәрендәге республика клиник онкология диспансеры белгечләре бөерендә яман шеш авыруы ачыкланган пациентка катлаулы операция үткәргән. Табиблар шеш белән зарарланган уң бөерне һәм зур күләмле шеш тромбын уңышлы рәвештә алган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Пациентта барлыкка килгән шеш тромбы организмдагы иң зур кан тамырларының берсе булган аскы куыш венага үтеп кергән. Шуңа күрә операцияне төгәл планлаштыру һәм кан әйләнешен саклап калу аеруча зур әһәмияткә ия булган.

Хирургик дәвалау алдыннан пациентка өстәмә тикшеренүләр үткәрелгән. Шуларның берсе — аскы куыш венаның ангиографиясе. Әлеге тикшерү белгечләргә дәвалау тактикасын дөрес билгеләргә мөмкинлек биргән.

Операция барышында табиблар зарарланган бөерне алган, аннары аскы куыш венаны ачып, озынлыгы 12 сантиметр булган шеш тромбын тулысынча чыгарган. Моннан соң кан тамырының бөтенлеге торгызылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев