Казанда бушлай экскурсияләр була
Казан Кирмәнендә 15 март һәм 19 апрель көннәрендә белем бирү оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр уздырыла.
Программа нигезендә педагоглар экспозицияләр белән танышачак, мәктәп төркемнәре өчен мөмкинлекләр турында фикер алышачак һәм музей хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек турында ачык әңгәмә көтелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 мартта экскурсияне «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Спас манарасы музеенда уздырачаклар. Чара 14:15 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Татарстанның табигый тарих музеенда, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда экскурсия 19 апрельдә оештырыла. Экскурсиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.
Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-kirmanenda-ukytucylar-ocen-buslai-ekskursiyalar-uzdyryla-5920149
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев