Казанда ишегалдында автомобиль юлга йөгереп чыккан баланы таптаткан
Һәлакәттә бала төрле имгәнүләр алган, аны хастаханәгә илткәннәр.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке сәгать дүрттә Казанда Салих Батыев урамындагы торак йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Якынча мәгълүматлар буенча, Subaru автомобиле иминлек тизлеген сайламаган һәм туктап торган транспорт артыннан йөгереп чыккан 6 яшьлек малайны таптаткан. Бала әнисе белән бергә булган», — диде Казанның ЮХИДИ Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.
Һәлакәттә бала төрле имгәнүләр алган, аны хастаханәгә илткәннәр.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-02-2022/kazanda-ishegaldynda-avtomobil-yulga-y-gerep-chykkan-balany-taptatkan-5848502
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев