Казанда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчесе вафат булды
Кичә Казанда җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
“Лада Приора” автомобиле йөртүчесе юл шартларын тиешенчә исәпкә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Honda Civic машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә ике транспорт чарасы да зур зыян күрә. Урынга килгән ашыгыч медицина хезмәткәрләре ике йөртүчене һәм чит ил автомобилендәге пассажирны хастаханәгә озата. Табиблар аларга кирәкле ярдәм күрсәтә.
Кызганычка каршы, 39 яшьлек «Лада Приора» йөртүчесе алынган тән җәрәхәтләренән хастаханәдә вафат була.
Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев