erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда начар күрүчеләр өчен “Ак китап” инклюзив проекты гамәлгә ашырыла башлый

23 мартта Казандагы Милли китапханәдә “Ак китап” дип исемләнгән инклюзив проект эшли башлый. Табигатькә багышланган әлеге күргәзмә күрмәүче һәм начар күрүче балалар һәм өлкәннәр өчен махсус адаптацияләнгән форматта тәкъдим ителә.

Бүген, 23 мартта, 12 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Ак китап” инклюзив проектының рәсми ачылышы узачак. Чара XIX Халыкара “Алтын ташбака” кыргый табигать фестивале кысаларында үткәрелә, әлеге фестиваль 12 марттан 26 апрельгә кадәр дәвам итә, дип әбәр итә “Татар-информ”.

“Ак китап” проекты – социаль юнәлешле әһәмиятле инициатива. Ул 2019 елдан гамәлгә ашырыла һәм начар күрүчеләргә табигать дөньясын башкача тоемлау мөмкинлеге бирә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотоработалар махсус 3D-тактиль технологиясе ярдәмендә эшләнгән. Бу алым тамашачыларга сурәтләрне кул белән тоеп “карау” мөмкинлеген тудыра.

Проект кысаларында махсус адаптацияләнгән экскурсияләр каралган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, тактиль рәвештә кабул ителгән мәгълүмат катлаулы биологик бәйләнешләрне яхшырак аңларга ярдәм итә, уку процессын нәтиҗәлерәк һәм истә калырлык итә.

Чарада 500дән артык кеше – балалар һәм өлкәннәр – катнашуы көтелә. Ачылыш тантанасында балалар хоры һәм вокал башкаручылар чыгыш ясаячак. Шулай ук рәсми кунаклар тарафыннан сәламләү сүзләре яңгыраячак.

Программа ахырында катнашучылар өчен экскурсияләр һәм иҗади осталык класслары оештырыла. Проектны гамәлгә ашыруда махсус китапханәләр, иҗтимагый оешмалар һәм социаль реабилитация үзәкләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев