erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда махсус операциядәгеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Татарстан филиалының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча Казан шәһәре фондлары белән үзара хезмәттәшлеге һәм уртак эше» турында түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл «Өмет – Надежда» берләшмәсенең Казан шәһәр Думасында хатын-кыз депутатлар инициативасы белән Татарстан Республикасында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ярдәмендә оештырылган.

Фикер алышуда Казан шәһәр Думасы депутатлары, башкарма хакимиятнең муниципаль органнары, иҗтимагый оешмалар һәм Казанның хәйрия фондлары җитәкчеләре һәм вазифаи затлары катнашты.

«Татарстанда 45 социаль координатор эшли – бу фондның Россия буенча теләсә кайсы филиалының төп хезмәткәрләре. Бу безнең ил президенты әйткән социаль ярдәм күрсәтергә чакырылган кешеләр. Бүгенге көндә алар республиканың 19 муниципаль районында һәм шәһәрендә эшли, әмма бу эш анда гына оештырылган дигән сүз түгел. Алар бөтен республика буенча эшли, ә әлегә координатор булмаган урында якындагы районнардан фонд хезмәткәрләре килә», – дип сөйләде «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Ул билгеләп үткәнчә, фондка еш кына түләүләр алу турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук демобилизацияләнгәннәрне хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу процессы кызыксындыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Идарәгә ремонт үткәрү мәсьәләләре белән дә, социаль няня эзләү белән дә мөрәҗәгать итәләр. Һәлак булган хәрбиләрнең якын туганнарын җирләүдә ярдәм кирәк булган очракта игътибарсыз калдырмыйлар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле еш бирелә торган сораулар, шулай ук мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алышты.

Чыганак(+фото): Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев