Казанда метро станциясендә ир-ат поезд каршында рельсларга егылып төшеп үлгән
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» станциясендә ир-ат килүче поезд каршында рельсларга егылып төшкән һәм һәлак булган.
Ир-атка 50-55 яшь тирәсе. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә ачыклана, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Моңарчы «Метроэлектротранс» «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылды, дип хәбәр итте. Урында белгечләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев