Казанда Портовая урамында хәрәкәтне бер айга өлешчә чикләячәкләр
Казанда 16 июльдән 16 августка кадәр Портовая урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Чикләүләр этаплап кертеләчәк һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе трассасын урнаштыру белән бәйле булачак.
Шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче этапта, 16 июльдән 26 июльгә кадәр, хәрәкәт Портовая урамындагы 11 нче йорт районында чикләнәчәк.
27 июльдән 8 августка кадәр чикләүләр Портовая урамындагы 11 нче һәм 9 нчы йортлар янындагы участокка кагылачак.
Йомгаклау этабында, 8 августтан 16 августка кадәр, Девятаев урамындагы 9 нчы һәм 7 нче йортлар янында хәрәкәт чикләнәчәк.
Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга һәм юл билгеләренә игътибар итәргә киңәш итәләр.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-na-mesyac-casticno-ogranicat-dvizenie-po-ulice-portovoi-6033691
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев