Казанда Россия һәм Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек үсеше каралды
Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында: Россия һәм ИХО илләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктиврак була бара
Бүген Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең еллык утырышында Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең конструктивлашуы һәм киңәюе турында сүз барды. Чарада катнашучылар моның ике яклы диалогны һәм үзара аңлашуны ныгытуына, шулай ук уртак эш юнәлешләрен киңәйтүгә юнәлдерелгәнлеген билгеләп үттеләр.
Утырышның төп темасы – “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм, үзара аңлашу нигезе буларак, уртак кыйммәтләр”. Ул Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе буларак, үзенең кереш сүзендә халыкара мөнәсәбәтләр системасындагы глобаль үзгәрешләргә, яңа күпполяр дөньяның формалашу тенденциясенә басым ясады. Аның фикеренчә, бу үзгәрешләр Россиягә ислам илләре белән хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләүгә этәрде. Ул шулай ук төркемнең һәрвакыт тигезлек һәм гаделлек принципларына тугрылыклы булуын ассызыклады.
Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, БМО генераль секретареның Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле Мигель Анхель Моратинос, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре урынбасары Йосыф Әл Дубейи, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
Традиция буенча, чара Изге Коръән уку белән башланып китте, аны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарды.
Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укып ирештерде. Шулай ук, төркемнең АКШның Ирандагы гамәлләрен акланмаган һәм сәбәпсез агрессия дип бәяләве дә әйтелде.
Чыганак: https://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2522150.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев