Казанда төп Яңа ел чаралары кайда булачак?
Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк.
Казанда төп Яңа ел чараларының кайда булачагы билгеле булды. Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган карар нигезендә, "Казан" гаилә үзәге территориясе, Дәрвишләр бистәсендәге сквер һәм "Калейдоскоп", "Наратлык" һәм "Крылья Советов" парклары бәйрәм чараларын үткәрүнең төп урыннары булачак.
Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, чаралар вакытында мәйданчыкларда табиблар кизү торачак.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanda-tp-yaa-el-charalary-kayda-bulachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев