erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда урамда кулына пистолет тотып йөргән исерек ир-атны тоткарлаганнар

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы гимназия янында бер ир-атның пневматик пистолет тотып йөрүе турында хәбәр таралды.

Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, берникадәр вакыт узгач, күршесе бу ир-атны өенә кайтырга күндерә алган. Ярты сәгатьтән ир-ат кибеткә барырга дип тагын урамга чыккан. Юлда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Казанда яшәүче 46 яшьлек бу кеше исерек булган. Аңа җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен административ беркетмә төзегәннәр.

Хәзер ир-атның коралын экспертизага җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-uramda-kulyna-pistolet-totyp-iorgan-iserek-ir-atny-totkarlagannar-5871018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев