erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда Зәңгәр күлгә керү өчен түләү кассалары барлыкка киләчәк

Казан янындагы табигать һәйкәле саналган Зәңгәр күлләрдә экологик тәртипне ныгыту максатыннан быел яңа чаралар гамәлгә кертеләчәк. Керү өчен түләү системасы камилләштерелә, контроль көчәйтелә.

Татарстанның табигый байлыклары арасында аерым урын алып торган Зәңгәр күл соңгы елларда туристларны аеруча җәлеп итә. Җәйге чорда бирегә көненә меңгә якын кеше килә. Әмма табигать объектын саклау мәсьәләсе көнүзәк булып кала.

Бер ел элек әлеге махсус сакланучы табигать территориясенә түләүле керү тәртибе кертелгән иде. Башта ул ирекле форматта оештырылды: килүчеләр өчен QR-кодлар урнаштырылып, түләү мөмкинлеге бирелде. Ләкин бу алым көтелгән нәтиҗәне тулысынча бирмәде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов аңлатканча, түләүне башкаручы җаваплы гражданнар саны чагыштырмача аз булып калган. Узган ел нәтиҗәләре буенча якынча бер миллион сум акча җыелган.

Шул ук вакытта, түләү барлык килүчеләргә дә кагылмый. Балалар, пенсионерлар һәм ташламалы категория вәкилләре бу бурычтан азат ителгән.

Алга таба система тагын да төгәлләштереләчәк. Быел өч төп керү ноктасында махсус кассалар урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, керү урыннарында турникетлар барлыкка киләчәк, ә контроль чаралары көчәйтеләчәк. Белгечләр искәртүенчә, билгеләнгән тәртипне бозу административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев