erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Арча күченгән блогер Эльмира Камалиева: “Вакытны әрәм итәсе килмәде”

Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш дисәләр, бер дә икеләнмичә, Эльмира төсле дияр идем. Аның килеш-килбәте, киенүе, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы – безнең милләтнең асылын ача да бирә инде. Әле шушы сыйфатлары өстенә оста итеп ашарга да пешерә ул.

Кешеләргә заказга тортлар әзерләп бирә.
Эльмира Камалиева социаль челтәрләрдә бик матур итеп үз блогын да алып бара. Язылучыларына бик игътибарлы, мөлаем ул. Күпләр белә: аңа язылган кешеләр дә үзе төсле. Бер-берсенә начар сүз әйтмиләр, матур итеп аралашалар.
Эльмирага кешелекле булу, башкаларны хөрмәт итү сыйфаты кечкенәдән сеңгән. Әтиләре 42 яшендә йоклаган җиреннән вафат була аларның. Бу вакытта иң олы балага – 17, уртанчыга 14, кечкенәсенә 6 ай була. Әнисе Тәнзилә шушы өч нарасые белән тол калып, бар гомерен шуларга багышлый. Әле бит шәфкать туташы да булып эшли. Балаларына ятимлек сиздермәс өчен бик тырыша ул. Иң мөһиме – аларны дөрес тәрбияли. Кайчандыр бәхет эзләп Үзбәкстанга киткән дәү әнисе дә, оныкларга дөрес юл күрсәтә. Нәкъ менә башкалардан аерып торган сыйфатларны әбиләре сеңдерә дә инде.

– Ирем белән күрше авыллардан без. Бер мәктәптә укыдык. Беренче күргәндә үк мин аның бик пөхтә егет икәненә игътибар иткән идем. Аннары дуслашып киттек. Азат армиягә барып кайтты. Ул кайткач, икебездә эшләдек әле. Аннары гына гаилә кордык, – ди Эльмира. – Иремнең әти-әнисен бик яраттым мин. Әбием дә алар рөхсәтеннән башка әниең янына барма, сорамыйча берни эшләмә дип торды. Дөрес әйткән! Яши-яши шуны да аңладым– гаиләдәге татулык бер-береңнең әти-әнисен хөрмәт итүдә. Алга таба да матур итеп яшәргә язсын.

Азат белән Эльмира өч бала үстерә. Ире дә үзе төсле бик ипле аның. Сабырлыгы да җитәрлек.

Күптән түгел алар, Казандагы бик тыныч урында урнашкан 10 ел яшәгән фатирларын калдырып, Арчага күченде.

– Казанда тормыш чаба да чаба. Иремнең дә эше иртән чыгып китеп, төнлә кайта торган иде. Балалар аны күрми дә иде кайчак. Ә бит алар кечкенә вакытта дөрес итеп тәрбиялисе дә бар. Әти тәрбиясе дә бик кирәк. Шуларны уйладым да, Арчага күченик, дидем. Ирем дә күп вакытын өйдә уздыра хәзер. Авылга кайтып йөрергә дә бик җайлы. 17 минутта кайтып җитәбез, – ди Эльмира. – Күченү теләге туды да, йорт эзли башладык. Ике көн элек сатуга куелган йортка күз төште. Шуны алдык та. Монда безгә бик ошый. Шулкадәр тыныч, рәхәт. Иң мөһиме бөкедә утырып гомер заяга узмый. Буш вакытыбызны балаларга багышлыйбыз.
Эльмира бик оста пешерә дә әле ул. Үз әнисе дә, каенанасы да бик уңганнар. Баксаң, әти ягыннан әбисе оста куллы булган. Иртәнге дүрттә эшкә киткән ирен, өчпочмак пешереп озаткан ул. Нәселе булдыклы, Эльмираның. Үзе дә әбисе һәм әниләреннән калышмый. Заказга тортлар пешереп сата.

– Кешегә пешерү җаваплы эш. Ни әйтерләр икән дип кайтаваз көтеп торасың инде. Көненә тугызар торт пешергән чакларым булды. Мин аларны төнлә әзерлим. Көндезге вакытның күбесен гаиләмә калдырам, – ди ул. – Торт пешергәч, иремә танышлары син гел тәмле әйбер ашыйсың инде дип әйтәләр икән. Ул да югалып калмый: “Әйе, хатыным торт пешергәндә, йомырка тәбәсе әзерләп ашыйм”, ди икән. Безнең баллыга исебез китми, итле ризыкларны яратабыз. Үзебезгә күбрәк бәлеш пешерәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләнең әле бик күңеле мәшәкатьле чагы. Йортларын тәртипкә китерәләр. Мунча төзиләр. Эльмира исә, өйләрендәге бөтен пәрдәләрне үзе тегеп куйган. Шул арада кунаклар да өзелми үзләреннән. Үзбәкстанда яшәүче әбисе дә кайтып киткән, дус кызлары да гел килеп тора.

– Бүгенге көнебезгә бик сөенәбез. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. Иремнең әти-әнисенә дә рәхмәтлебез. Үз әнием дә ни генә булмасын, ярдәм итәм дип тора. Оныклар да рәхәтләнеп җәйне әби-бабайда уздыра, – ди Эльмира. – Балалар бит алар бар нәрсәне үзенә сеңдерә. Матур яшәгәнне дә күреп торалар. Киләчәктә үзләре дә гаилә корачаклар. Инде хәзердән гел изге теләктә мин. Үзебезгә ошаган киленнәр килсә иде, дим. Тормышның асылын аңлап, кадерен белергә тырышыйк. Юкка-барга ачуланмыйча, гомернең һәр минутын кадерләп яшәсәк иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2023/08/119519/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев