erid:2VtzquqpS7d
КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган
Яңалыклар

КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган

Вуз гадәти режимда эшен дәвам итә.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Гафуров КФУ белән 2010 елдан җитәкчелек итә. Тоткарлау сәбәпләре ачыклана.

КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин.  

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-12-2021/kfu-rektory-ilshat-gafurov-totkarlangan-5845681

Фото https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=ректор%20кфу&pos=26&img_url=https%3A%2F%2Fmedia.kpfu.ru%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles%2F2018-10%2F4B6A7399.JPG&rpt=simage алынды


Нет комментариев