erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык белеп торсын

2019 елның 1 октябреннән Суд эшләрен башкару кодексына, суд системасына үзгәрешләр керде. Шул уңайдан Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының юристы, әйдәп баручы белгеч-эксперт  Рәисә Хөснетдинова халыкка яңалыкларны аңлата.

 

 Районда сатып алучылар үзләренең хокукларын яклаучы оешма – Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органына еш мөрәҗәгать итәләр. Сатучы һәм сатып алучы арасында бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкса, эш судка кадәр барып җитә. 2019 елның 1 октябреннән Суд эшләрен башкару кодексына, суд системасына үзгәрешләр керде. Шул уңайдан әлеге органның юристы, әйдәп баручы белгеч-эксперт  Рәисә Хөснетдинова халыкка яңалыкларны аңлата.

Хәзер җәмәгать судлары да сатып алучыларның хокукларын яклау буенча 100000 сумга кадәрле милек белән бәйле бәхәсләрне карый. Элек алар сатып алучыларның 50000 сумга кадәрле мал-мөлкәт бәхәсләрен генә карый иде, – дип сөйләде юрист Рәисә Рәкыйповна. – Бу үзгәрешләр халык өчен уңайлы. Әгәр дә документларны тиешле судка бирмәсәң (алар берничә), эшне карый башлаган суд документларны икенче судка тапшыра. Монда судка документлар тапшыручыны мәшәкатьләп тормыйлар. Хәзер гомуми юрисдикциядәге суд кирәк икән процесс вакытында бер процедурадан икенчесенә күчә ала. Гражданлык эше административ тәртиптә каралырга тиеш булса, суд административ суд кагыйдәләре буенча эшне карауга күчә. Шулай итеп, суд торучылар өстәмә мәшәкатьләрдән арыначак. Моннан тыш, әгәр дә бер үк гаризада административ һәм гражданлык төрләре буенча таләпләр күрсәтелә икән, аларны аерып булмаса, ул вакытта эш гомуми кагыйдәләр буенча гражданлык тәртибендә каралачак. Әгәр дә инде эшне нинди тәртиптә караласын аерып була икән, ул вакытта эш административ яки гражданлык тәртибендә карала.

Административ суд эшләрен башкару кодексына өстәлгән ике яңа категориядәге эшләр нинди алар?

Аның берсе – мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләренә, шул исәптән Интернет челтәренә урнаштырылган мәгълүматларны Россия территориясендә таратырга ярамаганлыкны тану, ә икенчесе – мәгълүмат материалларын экстремистик дип тану турындагы эшләр.

Россиянең суд системасындагы яңалыкларны да белсә иде халык.

– Гомуми юрисдикция судларында күләмле реформа булды. Тагын биш яңа апелляцион һәм тугыз кассацион суд оешты. Яңа судлар  округларга бүленде. Алар территория буенча Россия Федерациясе субъектлары белән тәңгәл килми. Һәр яңа судның структурасына президиум һәм гражданлык, административ һәм җинаять эшләре буенча өч коллегия керә. Үзгәрешләргә кадәр бер судка берничә инстанция сыеша иде. Бу исә суд эшләрен башкаруның сыйфатын һәм бәйсезлеген киметә. Шуларны исәпкә алып, гомуми юрисдикция суд системасы үзгәрә. Ул арбитраж суд ситемасын хәтерләтә.

– Ягъни, мәсәлән...

Әгәр дә хәзер эш җәмәгать судында башлана икән, ул вакытта  апелляция элеккечә район судында үтәчәк, ә менә суд хөкемен яңадан карауны сорап мөрәҗәгать итүләр ТРның югары суды президиумында түгел, ә бәлки яңа кассацион судта каралачак.

Ә ул кассацион суд кайда? 

Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассацион суд Самара шәһәрендә. Әгәр дә, мәсәлән, эш беренче инстанциядәге өлкә судында башланса, ул вакытта апелляция элеккечә ТРның Югары Суды коллегиясендә түгел, ә яңа апелляцион судта карала. Гомуми юрисдикциядәге дүртенче аппеляцион суд Түбән Новгородта урнашкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мондый үзгәрешләрнең уңай якларын да беләсе килә.

Бу реформа суд актларын яңадан карауны башкаручы суд инстанцияләренең бәйсезлеген һәм мөстәкыйльлеген күтәрергә тиеш.

2019 елның 1 октябреннән тагын нинди яңалыклар каралган?

2019 елның 1 октябреннән гомуми юрисдикциядәге судларга төркем белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туачак. Төп мөрәҗәгать итүчегә 20 кеше кушылырга тиеш, ә инде арбитраж судка төркем белән мөрәҗәгать итү өчен элеккечә кушылырга биш кеше кирәк булачак.

Финанс мәсьәләләр белән бәйле арбитраж эшләр дә җитди үзгәрешләр кичерәчәкме?

Кабул ителгән закон (№451-ФЗ) Арбитраж процессуаль кодекска үзгәрешләр кертәчәк. Арбитраж процесска мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләрен кайгыртучы адвокатлар һәм башкалар югары юридик белемгә ия булырга тиешләр. Юридик белем арбитраж идарәчеләре, профсоюз вәкилләренә һ.б. кагылмый. Шулай ук оешма җитәкчесенә юридик белемле булу таләп ителми. Шушы ук таләп гражданлык эшләрен карауга да кагыла.

– Яңалыкларны аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Румия Надршина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X