erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала

Татарстан халкы җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә ала

31 декабрьгә кадәр Татарстан халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен кулланыла. 

Сораштыруга сылтама белән баннерлар «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының һәм республика муниципаль берәмлекләре порталының башлангыч битләрендә, шулай ук төбәк Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, сораштыруны турыдан-туры https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча узарга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аерым алганда, «транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын, юл өслеген, су, электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсен» һәм муниципаль берәмлекләр эшенең башка юнәлешләрен бәяләргә мөмкин.

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре бары тик муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә югарыда телгә алынган структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын эшләү күздә тотыла. 2020 елда сораштыруда 12 меңнән артык татарстанлы катнашкан иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/07-12-2021/tatarstan-halky-irle-zidar-organnary-eshen-b-ya-bir-ala-5844630

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев