"Китап" радиосының автоузышында катнашучылар Башкортстанга килеп җитте
Автоузышта катнашучылар "Мин матурлык эзләп йөрим...» исеме астында Агыйдел елгасын йөзеп, Башкортстан буйлап сәяхәт итә башладылар. Чараны «Китап»радиосы оештырды.
Бүген музыкантлар һәм радиостанцияне алып баручылар республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар. Роуд-турда катнашучылар беренче булып Дүртөйле шәһәренә барачаклар. Иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, музыкаль-әдәби марафон Казан Кремле диварларыннан 25-нче октябрьдә башланып китте. Татарстанлылар өч көн эчендә 18 торак пунктта булачак. Анда 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев