erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә

Бүген китапханәләр алдында торган төп бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Россиядә Гаилә елы уңаеннан авыл китапханәләре арасында “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге үтте.

Бәйгедә китап укучы үрнәк 45 гаилә катнашты. Алар “Иҗади гаилә”, “Китаплы гаилә”, “Гыйлемле гаилә”, “Тарихлы гаилә” номинацияләре буенча  иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

“Тарихлы гаилә” номинациясендә гаиләләр үзләре белән үзенчәлекле итеп таныштырдылар. Олы тормыш юлы үткән, балалар, оныклар үстергән апалар, әти-әниләрен искә алып, аларның да китап укырга яратуларын, төрледән-төрле газета-журналларга язылуларын сагынып искә алдылар. Сәхнәдә гаиләләр кичләрен бергә җыйналып газета-журнал, китап уку йолаларын күрсәттеләр.

“Тарихлы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр арасыннан Курса-Почмак авылыннан Гыйниятуллиннар гаиләсенең дәү әниләре, оныклары белән чыгыш ясаулары күпләр өчен тәрбияви булды. Күкчә Бирәзә авылыннан Исламовлар гаиләсеннән 78 яшьлек Мөршидә апа: “Матур кием дә, тәмле ашау да кирәкми, китап булса шул җитә”, – ди. Аеруча М. Мәһдиев әсәрләрен яратып укуын әйтте. Өлкән буынның сәхнәгә чыгып яшьләргә төпле киңәш бирүе бигрәк тә куанычлы. Иске Кишет авылыннан Вәлитовлар, Апаздан Вәлиевлар, Сөрдедән Нәҗмиевлар, Орнашбаштан Сабировлар, Күлтәстән Галәветдиновлар, Урта Пошалымнан Сафиннар гаиләләре тамашачылар күңелендә үзләре иҗат иткән шигырьләре белән истә калачак. Шулай ук Төбәк-Чокырча авылында яшәп иҗат итүче шигъри җанлы Ленар Биктимиров үзе шаян, үзе үтемле шигырьләре белән тамашачының күңелен яулады. Аңа киләчәктә иҗат уңышлары телибез.

Районыбызда күп балалы, китапның тәмен тоеп укырга яратучы яшь гаиләләр күплегенә сөендек. Арчаның 1нче китапханәсенә 3 яшьтән китап укырга йөри башлаган Анастасия Юнысова бүгенге көндә дә гаиләсе белән китапханәнең актив китап укучылары булып торалар. Питомникта яшәүче Фархуллинар, Иске Кырлайдан Газизовлар гаиләләре хәтта йөклелек чорында да кычкырып китап укып, туачак балаларында китапка мәхәббәт уятулары турында матур итеп сөйләделәр.

“Иҗади гаилә” номинациясендә һәр гаилә берәр әсәрдән өзек сәхнәләштерергә яки сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде. Г.Тукай, М.Җәлил, Ф. Яруллин, К.Булатова, Т.Миннуллин, Ф.Кәрим кебек күренекле шагыйрь, язучыларның әсәрләреннән тыш, гаиләләрнең күпчелеге үзләре иҗат иткән мәгънәле шигырьләре белән дә чыгыш ясап, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Тамашачылар гаиләләрнең иҗади осталыгына сокландылар. Әлеге тормышчан әсәрләрдә елмаерга, моңаерга, уйланырга да җирлек бар иде. Яңа Кишет авылыннан Галиуллиннар, Яңа Кенәрдән Әхмәтҗановлар, Түбән Мәтәскәдән Хәлфиннар, Носыдан Әхмәтовлар, Казанбаштан Шакирҗановлар, Ашытбаштан Җаббаровлар, Чиканастан Сафиуллинар гаиләләре укыган әсәрләрен, зур осталык белән сәхнәләштереп, тамашачы хозурына җиткерделәр.

“Китаплы гаилә” номинациясендә гаиләләр “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә учагы” журналлары, Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары һ.б. вакытлы матбугатны тамашачыны кызыктырырлык, алып укырлык итеп тәкъдим иттеләр. М. Сафина, Д. Латыйпова, Р. Сәгъди, Ф. Абдуллин һ.б. язучыларның әсәрләреннән куелган өзекләрне караганнан соң, күпләрдә әлеге китапларны уку теләге уянмый калмагандыр.

Кышкар авылыннан Мәҗитовлар, Яңа Кенәрдән Гайнуллиннар, Субаш-Атыдан Исмәгыйлевлар, Утар Атыдан Нигъмәтҗановлар, Лесхоздан күп балалы Әхмәтгәрәевлар гаиләләренең уңганлыкларына, тапкыр сүзле, кыюлыкларына сокланмый мөмкин түгел иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Гыйлемле гаилә” номинациясендә һәрбер гаиләгә язучылар, әдәби әсәрләр һәм Арча турында төрле кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Гаиләләр әлеге сынауны да бик җиңел генә башкарып чыктылар.

Барлык номинацияләр буенча да чыгышлары югары бәяләнгән, тамашачы мәхәббәтен яулаган гаиләләрне без “Гыйлемле гаилә” номинациясендә билгеләп үттек. Алар: Мөндеш авылыннан Рәхмәтуллинар, Пөшәңгәрдән Шәвәлиевлар, Шекәдән 7 балалы Хәбибрахмановлар гаиләләре. Наласа авылы китапханәчесе әзерләгән видеоролик ярдәмендә әлеге авылда китап укучы гаиләләр белән таныштык, Фәттаховлар гаиләсе чыгышында туганлык җепләренең ныклыгына һәм дә укымышлы нәсел булуларына сокландык. Яңа Кырлай авылыннан Галимҗановлар гаиләсеннән 84 яшьлек Кифая апа үзенең Г.Тукай иҗатын тирәнтен белүе белән таң калдырды. Кечкенәдән китап укырга яратучы, кызыксынучан Кифая апа бүген дә яшьләрдән калышмыйча, алдынгы фикерләре, акыллы кинәшләре белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Без аңа киләчәктә бәхетле көннәр, сәламәтлек телибез.

“Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер“, – дип язып калдырган бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” бәйгесе тәмам, әмма кешелекнең байлыгы – китап икәнең онытмасак иде. Бәйгебезнең максаты – китап укучы гаиләләрне барлау һәм тамашачыларга күрсәтү иде. Күпмедер дәрәҗәдә булса да без әлеге максатка ирештек дип уйлыйбыз. Бәйгедә катнашкан барлык гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Китап укучы гаиләләребез тагы да артсын иде. Һәркемгә гаилә бәхете телибез.

Илсөяр Хәнәфиева, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының

 әйдәп баручы библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев