erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол – ул безнең яшьлегебез

Мәктәптә 9-10 сыйныфларда укучылар күп. Алар барысы да ВЛКСМ членнары.

                       

     Комсомол оешмасының эшен үземә дә бик җентекләп искә төшерергә, мәктәп комсомол комитеты активына таянып, алар белән зурларча аралашып яшәргә өйрәнергә туры килде. Ә иң мөһиме аларның фикерләрен тыңлап, кирәк чакта дөрес юнәлеш бирү, билгеле инде игътибар үзәгендә тоту көндәлек бурычыма әйләнде. Күз алдына китерегез, комсомолларның саны өч йөзгә якын,  бишәр параллель сыйныф булган чаклар булды. Мин Шушмабаш мәктәбендә эшләгән елларда ВЛКСМ ның Арча район комитетының беренче секретаре булып эшләгән Сәетҗан Хәкимҗанов, Марсель Хәлилов, Марат Билалов, Фәрит Моратов һәм анда эшләүче һәркем безнең мәктәп комсомол оешмасының башкарган эшләрен бары тик уңай яктан  гына бәяләделәр. Алар һәрвакыт кирәкле ярдәмне күрсәтеп, һәм билгеле инде даими күзәтеп, юнәлеш биреп тордылар.

        Мәктәп өчен аерым комсомол секретаре билгеләүләрен сорап караган идек,  исемлетә 10-15 комсомол җитмәде. Ул елларда норматив диләр дә торалар, ә син теләсәң нишлә. Шуңа күрә дә актив, үз фикерен әйтә белгән укучыларга таянып, аларны өйрәтеп эшләргә туры килде. Хәзерге “лидерлар” мәктәбе булган икән бу.   Мәктәп комсомол оешмасы секретаре Сания Нәбиуллина үз эшен бик тырышып башкарды, ә аннан соң  Рәис Гомәров дәвам итте. Комсомол комитеты утырышларына төрле көн тәртипләре куела, мәктәп күләмендәге тәрбия чараларын үткәрүне дә алар хәл итә. Анда кабул ителгән карарлар мәктәп радиосы аша укучыларга җиткерелә. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм әле, укучылар радиодан төрле темаларга чыгышлар, котлаулар бирәләр, белдерүләр җиткерәләр иде. Комитет утырышында гел мактап кына тормыйлар инде. Сәбәпсез дәрес калдыручыларны һәм  әзерлексез йөрүчеләрне, тәртип бозучыларны класс комсомол җыелышларында тикшереп, мәктәп комсомол комитетына чакырып чара күрергә тәкъдим итәләр. Менә шуннан теге комсомол эшнең кая барганын аңлап ала, һәм комитет утырышына кадәр үк бар көченә тырыша башлый. Чөнки анда аны “мунча” көтә, ә инде  үз иптәшләрең алдында кызарып басып тору аны бизәми бит. Күп очракта, уңай үзгәрешләрне күреп,  сыйныфташлары аны яклап чыгып коткарып калалар иде. Минем яныма килеп, зинһар өчен мине комсомол комитеты утырышына кертмәгез, башка кабатланмас, сүз бирәм дип әйткән егетләргә, кызларга ничек ышанмыйсың инде. Без бит укытабыз да, тәрбиялибез дә, ә аның алымнары бит күп төрле.     

       Районда урта мәктәпләрнең комсомол оешмалары арасында агитбригадалар конкурсы игълан иттеләр. Әтнә районы белән бергә вакыт, урта мәктәпләр күп. Укучылар үзләре бөтен шартларына туры китереп, булырга тиешле тематиканы яктыртып, билгеләнгән вакытка сыешырлык итеп программа эшләделәр. Партия, комсомол, Ленин, илебез турында шигырьләр, җырлар, төрле халыкларның биюләрен, билгеле инде укытучылар ярдәме белән, күп тапкырлар кабатладылар. Бу бәйге элеккеге Пионерлар йортында булды. Шушмабаш мәктәбенең “Яшьлек” исемендәге агитбригадасы чыгышы дип әйтүгә, һәрбер хәрефкә аңлатма биреп, сәхнәгә фанерага язылган аерым хәрефләрдән яшьлек сүзен тезеп куйганнары әле дә күз алдында тора. Укучыларның чыгышы җепкә тезгән кебек барды, караучылар алкышларга күмделәр. Нәтиҗә ясаганда, беренче урын була иде, ләкин Ленинга багышланган шигырьдән соң  бир кулыңны бергә китик әле дип җырладыгыз дип, икенче урын бирделәр. Кайтканда укучыларның, Владимир Ильич бу җырны Надеңда Крупская багышлап җырлаган дип әйтәсе калган икән дип, көлешеп кайтканнары хәтеремдә калган.

   “Яшьлек”  агитбригадасы чыгышы белән, тагын берничә концерт номеры да  өстәп, авылларга барып чыгышлар ясадылар. Шекә авылыннан йөреп укыган, хәзер Арча шәһәрендә яшәүче Вәис Локманов белән очрашканда ул елларны искә алабыз. Баянчы буларак ул бик күп тәрбия чараларын оештыруда ярдәм итте. “Безнең белән авылларга барып, оештырып, чыгышларыбызны мактап, кирәк вакытта тәрбияләп алып, вакытыгызны кызганмыйча йөрүегезгә аптырый идек. Әйе, безнең өчен бик кызык, тагын кайчан барабыз дип кенә торабыз бит,”–дип искә ала.    

      Мәктәп комсомол оешмасының гомуми җыелышлары Шушмабаш мәдәният йортында үткәрелә иде. Зал шыгрым тулы була, өстәмә урындыклар куела. Комсорглар классларындагы комсомолларның катнашуы турында язмача информация бирәләр, гомуми сан чыгарыла. Аны шундый тиз башкаралар, ышанмыйча тикшереп караганым булды, ләкин аптекадагы кебек төгәллек булуына ышандым. Комсомол комитеты членнары бу җыелышларны оештыруга бик зур игүтибар бирәләр иде шул.  Ел дәвамында төрле көн тәртипләре карала, ә иң мөһиме алар барысы да өлкән класс укучыларының үзләренең тормышы белән бәйле. Кайбер укучыларның чыгышларын тыңлау шул кадәр күңелле була иде, чөнки алар үзләре башкарган хезмәтләр турында яратып, горурланып сөйли дә беләләр.

    Мәктәп күләмендәге ярышлар, төрле конкурсларны уйлап чыгарып кына торалар. Һәр комсомол группасы бәйрәмнәргә багышлап концерт оештыру гади бер күренеш иде. График алдан төзелеп куела. Бу бәйрәмнең тарихы, аңа багышланган җырлар белән тулы класс катнашындагы чыгыш булу мәҗбүри. Аннан аерым номерлар белән дәвам иттерелә. Бу көнне һәркемнең мөмкинлекләре күренә, укучылар башка яктан ачыла. Яңа ел бәйрәмнәрендә бик кызыклы чыгышлар хәтердә калган. Анда минем кыш бабай булуымны сорыйлар иде, каршы килсәм, комитет утырышында карыйбыз дип шаярталар иде. Шулай итеп берничә ел алар белән бергә уйнарга да туры килде әле. Нишлисең, мәктәптәге тәрбия эшен оештыручы булгач төрле рольләр башкарасың.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Шумабашта 1 сентябрьдәге яңа уку елы башлану, 25 майдагы соңгы кыңгырау бәйрәмнәре бөтен авыл халкы катнашында үтә. Ул көннәрдә мәдәният йорты каршы гөрләп тора иде. Биш йөз укучы, әти-әниләр, килгән кунаклр. Хәзер дә соңгы кыңгырау бәйрәме турында сүз башласалар, минем күз алдына Шушмабаш мәктәбе искә төшә. Мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр бәйрәмчә киенгән укучылар тезелгән тере коридор, кулларында төрле шарлар. Музыка яңгырап тора, балалар кул чаба. Икешәрләп тезелгән унынчы класс укучылары, аннан сигезенчеләр бәйрәм коридоры аша узалар. Кызларны, егетәрне танып та булмый, мәктәп формаларын киеп алганнар, билгеле инде комсомол значогын тагарга да онытмаганнар. Зур тормышка чыгып баруларын раслап, алар шатланып, гоурланып атлыйлар. Шул ук вакытта тәбрикләүче балаларга карап, тырышып укыгыз, мондый мизгел сезгә дә килеп җитәр дип елмаялар. Кайбер елны 175шәр укучыга урта белем турындагы таныклык тапшыра идек бит.

    Комсомоллар октябрятлар һәм пионерлар белән эш оештыруны да онытмыйлар. Пионер отрядларына өлкән класс укучылдарын вожатыйлар итеп билгелиләр, ә алар берсеннән-берсе арттырып төрле чаралар оештыралар. Башлангыч классларда бәйрәмнәргә багышлап беседалар, төрле уеннар оештырып тәҗрибә туплаган кызлар, егетләр тормышта да югалып калмадылар. Ул чорда комсомол оешмалары өлкән класс укучыларын һәм яшьләрне тәрбияләүдә ышанычлы ситема булган. Бүгенге  көндә дә аның уңай якларын тәрбия эшендә кулланырга мөмкин дип уйлыйм.

   Хәзер дә мәктәпләрдә укучыларны тәрбияләүдә төрле юәлешләр, хәрәкәтләр томышка ашырыла. Аларның аталышлары яңача, заманча яңгырый. Ә максат бер үк: балаларны ныклы белем алырга, үзе теләгән  һөнәрне үзләштереп тырышып хезмәт итәргә, гаилә корып балалар үстерергә,  һәм иң мөһиме илебезнең чын патриотлары булырга өйрәтеп укыту һәм тәрбияләү дип уйлыйм.

                                                                     Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы

 

    Фото. 1982 ел.  Шушмабаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев