erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә әтисе белән кызы һәлак булган

Уфадан ике гаиләнең Татарстанга ял итәргә барышы булган: коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә әтиле-кызлы һәлак булган.

Бу хакта “Комсомольская правда” яза.

Берничә көн элек М-7 "Волга" автоюлының 1139 нчы чакрымында коточкыч фаҗига булган – тулы бер гаилә юл һәлакәтенә эләккән. "Kia Rio" җиңел автомобиле каршы як полосага чыгып, "Man" йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче 36 яшьлек ир һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган. Седанның калган пассажирлары – һәлак булучының 42 яшьлек хатыны һәм 2, 12 яшьлек ике бала авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. ЮХИДИда автомобиль хуҗасын гаеплиләр, ә туганнары моның белән катгый рәвештә килешми.

Уфадан Казанга ялга бара торган булганнар
"Комсомолка"га һәлак булучы Флорид Исмәгыйлевның апасының ире Ринат Хисамов сөйләгәнчә, фаҗига көнендә алар туганнары белән Казанга киткән. Анда аквапаркка, мәчетләргә һәм Казанның башка истәлекле урыннарына барырга планлаштырганнар.

Машиналарга бүленеп, Исмәгыйлевләр белән Хисамовлар юлга кузгала. Уфадан юл Татарстанның Актаныш районындагы М-7 трассасы аша уза. Туганнар билгеле бер мизгелгә кадәр элемтәдә булганнар һәм үлем борылышына җиткәнче вакыт-вакыт язышканнар.

 – Без ике машинада бардык. Флорид хатыны һәм балалары белән артта, ә без алдан бардык. Юл буе элемтәдә булдык, әмма кинәт кенә Исмәгыйлевләр җавап бирүдән туктады, телефоннарын алмый башладылар. Мин ниндидер күңелсез хәл килеп чыккандыр дип шикләнеп куйдым. Һәм шунда миңа билгесез ир-ат шалтыратып, фаҗига турында хәбәр итте, – ди Ринат.

Туганы сүзләренчә, аның машинасы ул вакытта Исмәгыйлевлар автомобиленнән якынча 10 чакрым ераклыкта булган. Куркыныч хәбәрдән соң ук Ринат авария урынына чаба. Барып җиткәч, ул телдән кала. 

– Үз күзләремә ышанмадым. Әле 15 минут элек кенә алар исән һәм сәламәт иде. Ә хәзер аларның гәүдәләрен изелеп беткән автомобильдән чыгаралар... – дип искә төшерә ир-ат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Руль артында йокламаган ул" 
ЮХИДИ хезмәткәрләре версиясе буенча, ул төнне "Kia" йөртүчесе борылышта тизлекне арттырып, буе киртәсенә килеп бәрелгән һәм шуннан аның машинасы каршы як полосага чыга. Бу вакытта анда Флорид бәрелгән "Man" йөк машинасы бара торган була. 

–  9 июльдә 00:39 сәгатьтә «Волга» М-7 автомобиль юлының 1139 нчы чакрымында юл эшләре урынында 36 яшьлек «Kia» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл киртәсенә бәрелеп, каршы як полосага чыккан һәм «Man» йөк автомобиле белән бәрелешкән, – дип белдергән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев.
Әмма Ринат Хисамов бу версияне кире кага. Ул һәлакәт урынында булган һәм үз нәтиҗәләрен ясаган. 

– Интернетта, имеш, Флорид руль артында йоклап киткән, дип язалар. Бу дөрес түгел! Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре, аның 18 еллык машина йөртү стажы бар. Өстәвенә, мөселман иде, ул үзенә мондый ваемсызлык беркайчан да рөхсәт итмәс иде. Хатыны Эльвира, һушына килү белән, ул иренең караңгыда юлны югалтуын әйтте. Борылышта яктылык кайтаручылар юк иде, һәм ул туп-туры барам дип уйлаган. Нәтиҗәдә бордюрга бәрелеп, машинасы каршы якка очкан. Юл-транспорт һәлакәте урынында мин бу хакта полицейскийларга шундук әйтергә уйламаганмын, чөнки шок хәлендә идем, һәм вакыйгаларны ачыкларлык хәлдә түгел идем. ЮХИДИ хезмәткәрләре миңа ниндидер протоколлар бирде, мин аларга имза куйдым, - дип аңлата һәлак булучының туганы.

Соңрак Хисамов тикшерүчегә борылышта төнге күрсәткечләрнең булмавы турында сөйли. Әмма ир-ат аның күрсәтмәләргә өстәмәләрен теркәлгәнлегенә ышанмый. 
– Хәзер эшне тикшерү комитеты тикшерә. Мин тикшерүчедән минем күрсәтмәләрне язуын сорадым. Монда тагын шундый хәл: авариядән соң озак та үтми, шул борылышта ут кайтаргычлар куелды. Фаҗиганең сәбәбе нәрсә икәнен аңладылармы икән? – дип сорау бирә Ринат.
Кызганыч, ЮХИДИ вәкилләреннән комментарий алып булмады. Ул төнне авария урынында булган район бүлекчәсе начальнигы һәм юл-патруль хезмәте инспекторы, интернетта басылган рәсми версиягә сылтап, комментарий бирүдән баш тарттылар. 

"Аларга озак вакыт дәваланырга кирәк" 
Юл-транспорт һәлакәтендә Флоридның хатыны Эльвира белән ике балигъ булмаган баласы җитди зыян күргән. Алар авыр җәрәхәтләр алган. Әни кешенең эчке органнары зарарланган. 12 яшьлек кызының теш казнасы һәм боты сынган. Ике яшьлек улының зыян күрү характеры әлегә сорау астында кала. Аларга дәвамлы һәм кыйммәтле дәвалануу кирәк булачак, ди Хисамов.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kotockyc-iul-transport-halakatenda-atile-kyzly-halak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев