Ковидның «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы турында кисәттеләр
Бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» яңа штаммын йоктыру очраклары тулысынча вакцинация узган кешеләр арасында да күзәтелергә мөмкин.
«Яңа штаммны йоктыру очраклары вакцинацияләнгән кешеләр арасында да теркәлергә мөмкин, әмма вакцинаның нәтиҗәлелегенә бәйле рәвештә андый очраклар күп булмаска тиеш», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының документына сылтама белән РИА Новости.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне вакцинацияләү процессын тизләтергә өндәде. Шулай ук һәм «омикрон» штаммы килеп чыгуга карамастан, бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый алуын әйттеләр. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-11-2021/privivka-yasatuchylar-arasynda-omikron-shtammyn-yoktyru-kurkynychy-turynda-kis-ttel-r-5844108
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев