erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балаларда температура 72 сәгать югары булып тора, яки тагын "Омикрон" турында

Коронавиурс төрләнеп кенә тора. Инде аның яңа “Омикрон” штаммы да Россияне яулап маташа. Ә иң куркынычы коронавиурсның балаларга “ябышуы”. Баланың коронавирус белән авырганмы-юкмы, әллә башка вирус иярткәнме икәнен ничек ачыкларга? ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 Ковидтан вакцинаны кемгә ясарга ярый, ә кемгә ярамый?

Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы, Балалар республика хастаханәсендә балалар пульмонологы Илнур Закиров аңлатма бирде.
- Ковид балалар өчен ни дәрәҗәдә куркыныч һәм аның белән балалар еш авырыймы?
- Берәүгә дә сер түгел, без коронавирус инфекциясе белән 2 ел эшлибез һәм балалар арасында ковид белән авыручылар саны хәзерге вакытта иң күбе. Моңа кадәр балалар аның кадәр авырмый иде. Табиб буларак, нишләп шулай килеп чыга дип уйлый башлыйсың.
“Ухань”, “Дельта” штаммнары өлкәннәрнең үпкәләренә зыян салуга корылган булса, соңгысы балаларга кагыла. Аларда гриппка охшаш авыру билгеләре күренә башлый. Мин балалар каты авырый дия алмыйм. Әйе, температура күтәрелә, салкын тию билгеләре күренә, ларингит, бронхит булуы бар. Көзән җыю ихтимал.
Башка штаммнардан аермалы буларак, монысы белән авыручылар саны күпкә артыграк.

- Яңа штаммның агрессивлыгы түбәнәя дияргә мөмкинме?
- Минем уйлавымча, бездә хәзерге вазгыять сезонлы респиратор авыруга охшаш. Әлбәттә, бу әти-әниләрне борчый. Баланың тән температурасы каты күтәрелә һәм аны төшереп булмый. Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы шуның белән бәйле дә.
Күп балаларда ул беренче 72 сәгать югары булып тора. Бу вирус башка төр сезонлы авырулардан аерылмый, әлбәттә. Әмма монда бер нәрсәне онытмаска кирәк: без соңгы штаммга басым ясыйбыз. Беренче штаммнар “Ухань” да, “Дельта” да беркая да китмәде.

- Коронавирус йоктырган балаларны дәвалау буенча Балалар республика хастаханәсе беренче булып тора. Баланы кайсы очракта хастаханәгә салырга кирәк?
- Безгә бер яшькә кадәр балалар эләгә. Әгәр дә бер яшькә кадәр баланың тән температурасы күтәрелә икән, без аны хастаханәгә салырга тырышабыз.
Олырак балаларга килгәндә, теләсә нинди вируслы авыру вакытында беренче өч тәүлектә тән температурасы югары була. 72 сәгатьтән соң да төшмәсә, аның хәленә карап, баланы хастаханәгә салабыз.
Өченче төркем балалар бар. Әгәр дә баланың сулыш алуы авырайса, көзән җыера башласа, без андыйларны да хастаханәдә дәвалыйбыз.
Бала ашый-эчә, йөгерә, уйный икән, андыйларны өйдә калдырырга мөмкин.

- Балада коронавирусны ничек аерырга була? Диарея коронавирус билгесе була аламы? Өлкәннәрдәге ковид белән балалардагының билгеләре аерыламы?
- Гастроэнтерит “Ухань” штаммы вакытында кечкенә балаларда күзәтелде. Соңгы вакытта бу бик сирәк күренеш. Күпмедер дәрәҗәдә бу бик әйбәт, әлбәттә. Чөнки балалар арасында ул проблема тудыра. Алар еш кына су эчүдән баш тарта.
Гомумән алганда, балаларда коронавирус билгеләре өлкәннәрнекеннән аерылмый. Иң еш очрак, әйткәнемчә, температура төшмәү. Әти-әниләр дә шул температураны гадәти препаратлар белән төшерә алмаганга безгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

- Балаларда коронавирус нинди эз калдыра?
- Хәзер үпкәләргә зыян килү очраклары бик аз. Булса да, 25 проценттан азрак. Бездә бер кыз дәвалана. Балада “Омикрон”мы, юкмы икәнен тикшермәдек, әлбәттә. Әмма аның үпкәләре 48 процентка зыян күргән. Ягъни андый авырулар да очрый.
Күпчелек очракта, балаларның өске сулыш органнары зыян күрә һәм тән температуралары күтәрелә.

- Безгә мультисистемалы ялкынсыну синдромы (МВС) хакында да кыскача аңлатып китсәгез иде.
- Бу бик кызыклы синдром. Бу авыру баланың күп органнарына зыян салырга мөмкин дигәнне аңлата. Бездә сиразит, ауртаартрит очраклары булды. Мультисистемалы ялкынсыну синдромы әллә кая еракта түгел.”Омикрон” бу синдромны китереп чыгарырмы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, ул безгә күптән түгел генә килде.
Моңа кадәр булган штаммнарны карасак, мультисистемалы ялкынсыну синдромы билгеләре дип косуны, эч китүне атарга була.
Әгәр бала соңгы ике атна эчендә авырып алган икән, кайбер очракта авыру бернинди билгеләрсез дә узарга мөмкин, тән температурасы күтәрелә, күңел болгана, эч китә. Бу мультисистемалы ялкынсыну синдромы дигәнне аңлата.

- Сәламәт балалар хакында сөйләшсәк, ковидны кемнәр йоктыру куркынычы яный?
- Моңа кадәр буган штаммнар буенча карасак, беренче урында үсмерләр иде. Бигрәк тә артык авырлыгы булган үсмерләр. Кызганычка каршы бездә андый балалар да аз түгел. Алар коронавирусны еш эләктерә һәм авыр кичерә.
Тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, балалар коронавирусны өлкәннәргә караганда җиңелрәк кичерде. Дөрес, ИВЛда яткан балалар да булды. Әмма аларның моңа кадәр дә көчле авырулары бар иде. Кемнеңдер ДЦП, кемнеңдер йөрәгенә операция ясалган, бөерләре күчереп утыртылган...
Артык авырлыктан гына интегеп, башка төрле авырулары булмаган бер генә бала бездә ИВЛда ятты. Коронавирус нинди балаларда авыр уза дигән сорауга җавап бирсәк, әйткәнемчә, артык авырлыгы булган балаларны атарга була.

- Әти-әниләр ковидны ничек аера ала? Балада нинди билгеләр булганда әти-әни борчыла башларга тиеш?
- Беренчедән, тән температурасы 72 сәгатьтән дә күбрәк 38 градустан артык булса, борчылу өчен җирлек бар дигән сүз. Беренче өч көндә бала ашамый-эчми, күп йоклый, уйнамый, эче китә, коса икән — бу авыру билгеләре.
Коронавирус башка вируслы авырулар белән охшаш. Баланың гомуми хәленә карарга кирәк. Балалар беркайчан да алдамый. Әгәр ул авырый икән — ята.
Әгәр дә уйный, ашый-эчә икән, андый очракта хастаханәгә ятарга түгел, өйдә дәвалану хәерлерәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Балалар өчен вакцина хакында да сөйләсәгез иде. Коронавируска каршы ничә яшьтән вакцина ясарга ярый?
- Безнең балалар өчен бер генә вакцина бар. Ул 12 яшьтән тәкъдим ителә. Бу “Спутник-V” ның азайтылган варианты. Анарда антигеннар биш тапкырга кимрәк. Бу доза балалар организмы өчен җитәрлек күләмдә. Аларга да өлкәннәргә ясаган кебек интервал белән ясыйлар.
Күпләр ник 12 яшьтән ясарга дип сорыйлар. Чөнки 12 яшьтән балага өлкәннәргә бирелә торган даруларны бирергә мөмкин. 12 яшьлек баланың үсмерлек чоры башлана, авырлыгы 40 килодан артык була. Аны максималь рәвештә олы кешегә якынайган итеп карарга мөмкин. Шуңа да вакцина ясау өчен 12 яшьтән зуррак балалар төркеме карала.
Без аңларга тиеш: әгәр дә ковид сезонлы авыру кебек булып кала икән, ул вакытта яшьрәк балаларга да вакцина ясый башлаячаклар.

- Өлкәннәрдә коронавирустан вакцина ясатканнан соң, тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек булуы ихтимал. Балалар организмы прививкага ничек җавап бирергә мөмкин?
- Вакцина ясатканнан соң беренче өч тәүлек баланың хәлсезлеге, тән температурасы күтәрелүе күзәтелергә мөмкин. Тән температурасы күтәрелә икән, аны төшерә торган препарат Ибупрофен, Парацетамол бирергә була.
Вакцинадан соң ниндидер патологияләр булачак дип көтәргә кирәкми. Теләсә кайсы вакцина ясатканнан соң да организмның җавабы була. Вакцина организмда эз калдырырга мөмкин, бу хакта язылган да. Әмма әлегә бу хакта статистика юк.

- Вакцинациядән соң күтәрелгән температураны төшерү мәҗбүриме?
- Бала сау-сәламәт икән, 38,5 кә кадәр күтәрелгән очракта температураны төшермәскә дә була. Әмма чиккә җиткерергә кирәкми. Температура 38,5 тән арта икән, дару бирү таләп ителә. Төрле әти-әниләр бар, әлбәттә. Кемдер температура 37 гә күтәрелгәндә үк дару каптыра. Икенчеләр 40 ка күтәрелгәндә дә организм көрәшсен, дип температура төшерә торган препарат бирми. Шулай да соңгы чиккә җитү кирәкмәс.

- Вакцинаны кайсы очракта ясарга кирәкми? Вакцина ясатыр алдыннан балага тикшеренүләр узарга кирәкме?

 

- Әгәр илкүләм программаны күздә тотсак, ковидтан вакцинаны ниндидер аерым бер вакцина дип карау кирәкми. Иң элек бала сәламәт булырга тиеш. Баланы нәкъ менә вакцина ясар алдыннан, кичә дә, иртән дә түгел, вакцина ясар алдыннан табиб карарга тиеш. Әгәр дә тән температурасы нормада, баланың вакцина ясатмаска дигән каршылыклары юк икән, ясарга ярый.
Аутоиммун авырулары булган балалар белән генә бар нәрсә дә аңлаешлы түгел. Бу башка вакциналарга да кагыла. Берәү дә андый авыру балага вакцина ясау буенча җаваплылыкны үз өстенә алмый.
Башка төрле авырулар да вакцина ясатуга каршылык тудырырга мөмкин. Әмма һәр авыруга индивидуаль карау таләп ителә. “Спутник-М”ның инструкциясен укысак, анда калкансыман биз, бөер авырулары хакында да язылган. Әмма авыру белән авыру аерыла бит.
Гомумән алганда, менә шул авырулар буенча чикләүләр бар. Ә башка чикләүләр юк дияргә мөмкин. Күп әти-әниләр вакцинага каршы. Әти-әниләр баласының сәламәтлеге хакында уйларга тиеш. “Омикрон” чагыштырмача җиңел кичерелә. Әмма “Дельта” һәм “Ухань” беркая да китми. Алар безгә әйләнеп кайтачак. Вакцина ясатыр алдыннан анализлар бирү кирәкми. Антитәнчекләргә дә анализ бирү таләп ителми. Чөнки алар да безне 100 процент сакламый. Вакцинация исә берничә штаммга бәйле проблемаларны хәл итәргә сәләтле.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/kp-balalarda-temperatura-72-sgat-yugary-bulyp-tora-yaki-tagyn-omikron-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X