Күрше районда сыерны урлап, урманлыкта суеп, эшкәртеп алып киткәннәр
Татарстанның Әтнә районы, Күшәр авылында сыерны урлап, суеп итен алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Әтнә таңы» газетасы сайты. Бу беренче очрак кына түгел икән. ("Ватаным Татарстан")
«Күшәр авылында төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар. Шунда ук эшкәрткәннәр. Итен алып киткәннәр, ә эчәкләре калган. Әлеге эш буенча тикшерү бара», — дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүче Айсылу Нигъмәтҗанова, дип яза алар. Шулай ук районда яшәүчеләрне кисәтеп, йорт хайваннарын төнгелеккә бәйләп калдырмаска кушалар. Әтнә таңы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев