Күп балалы әниләр пенсиягә иртәрәк чыга алачак
Сигез яшькә кадәр өч бала тәрбияләгән күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк чыгачак, ә дүрт бала тәрбияләгәннәр 4 елга иртәрәк чыга алачак.
Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб әйткән. «8 яшькә кадәр өч бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр вакытыннан алда, гомуми билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк пенсиягә хокуклы булса, дүрт балалылар — 4 елалдан чыга», — дигән ул. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр 50дә үк пенсиягә чыга алачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143404/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев