erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше республикада әбисе 9 яшьлек оныгын үтергән

Чувашиядә олы яшьтәге ханым үзенең тугыз яшьлек оныгын үтергән.

KP.RU Чувашиядә булган коточкыч үтерүнең яңа нечкәлекләре турында яза. Пенсионер, атказанган педагог 9 яшьлек оныгын буып үтергән һәм өйдән чыгып качкан. Баланың гәүдәсен аның эштән кайткан әнисе табып алган. 61 яшьлек хатын-кыз инде тоткарланган.

Хатын-кыз турында күп еллар мәктәптә чуваш теле укытучысы булып эшләгәнлеге билгеле. Шул ук вакытта күп кенә әти-әниләр мәктәп җитәкчелегенә аның турында зар белдергән, әлеге укытучы дәрес вакытында балаларга китап ыргыткан яки хәтта аларны суккалап та алудан базмаган. Хатын-кызны берничә тапкыр эштән азат иткәннәр, әмма нәтиҗәдә аларны торгызырга мәҗбүр иткәннәр, чөнки республикада мәктәптә эшләргә теләүче чуваш теле укытучылары бик аз. Алты ел элек хатын - кыз пенсиягә чыккан (25 елдан артык стажы булган педагоглар моны вакытыннан алда эшли ала, ред. иск.).

Кайбер мәгълүматлар буенча, сорау алу вакытында хатын үз гамәлен болай дип аңлаткан: «Оныгы үзен начар тоткан. Мин аның албасты булып үсәчәген беләм».

Шул ук вакытта малай укыган мәктәптә баланың тәртибендә бернинди дә сәерлекләр хәтерләмиләр.

"Бу алтын бала иде, бик акыллы, кызыксынучан", - дип сөйләде KP.RU басмасына аларның туганнары. – Шаян-шук түгел. Баланың үзен начар тотуы турында сөйләшү - акылсызлык. Киресенчә, ул хәтта 9 яшендә дә тарих, әдәбият белән кызыксынды. Аның бүлмәсендә китаплар күп иде".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әбисе кулыннан җан биргән өченче сыйныф укучысының әти-әнисе аерылышкан. Бала әнисе белән генә яшәгән, әни кеше эштә вакытта, дәү әнисе оныгын карап торган. Ә  әтисе Кырымга күченгән. Ир кеше улы белән еш кына шалтыратышып торган. 

- Соңгы вакытта малай әтисенә дәү әнисенә карата зарланган, ул аны гел мыскыллавын, аның бик агрессив булуын әйткән. Соңгы тапкыр бала әтисе белән фаҗигагә кадәр бер атна элек сөйләшкән. Бала мондый сүзләр әйткән: «Минемчә, әби мине тиздән үтерәчәк». Әтисе моны күчерелмә мәгънәдә әйтелгән дип уйлаган. Ә хәзер ул бу сүзләргә ышанмавына, тыкшынмавына, Чебоксарга ашыкмавына үкенә. Малай, мөгаен, нәрсәдер сизгәндер.

Җирләү вакытында, табутны кабергә төшергәннән соң, кайгыга баткан әти кеше чокырга сикереп төшкән дә, табут капкачына яткан, аны кочаклап, улын күмүне тыйган, диләр… 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/9-iaslek-malai-atisen-uzen-uteracaklare-turynda-kisatkan-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X