Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?
Дүрт аяклы…балалар. Уен белән проблеманың чиге кайда?
Күптән түгел Мәскәү төбәгендәге бер клиника ветеринарлары моңарчы күрмәгән хәлгә юлыккан. Әни кеше 12 яшьлек квадробер кызын котырудан прививка ясарга алып килгән. Табиблар баш тарткач, хәтта тавыш чыгарган. Моңа охшаш хәлләр турында соңгы арада еш ишетәбез. Балаларның эт, мәче һәм башка хайваннарга охшарга тырышулары җәһәтеннән депутатлар да чаң суга. Бу, чыннан да, куркыныч мавыгумы? Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?
“150 мең түлибез…”
Нинди дә булса җанвар битлеге киеп, койрык һәм колак тагып, үрмәләп йөргән балаларны социаль челтәрләрдә күргәнегез бардыр. Аларны – “квадроберлар”, ә бу хәрәкәтне “квадробинг” дип атыйлар. Соңгы арада алар күп кенә видеоларның да, җәмгыятьнең төрле катламнарындагы бәхәсләрнең дә төп “каһарман”нарына әверелде. Әйтик, шундый видеоларның берсендә бер ханым баласы һәм эте белән урам буйлап йөри. Иң кызыгы һәм кызганычы – баласы бәйдә, ә эте – юк. Бу хәл Омскта булган. Краснодарда бер кыз үзеннән кечерәк кызны тешләгән. Шунда ук чалбарына койрык таккан олы яшьтәге ир-атның парк буйлап “дүрт аякта” чабып йөргәнен төшереп алганнар.
Төрле игъланнар тупланган платформаларның берсендә квадроберларга 150 мең сум “хезмәт хакы” да тәкъдим итәләр. Квадробер костюмы һәм микрофоның булу ише таләпләр арасында психотерапевттан справка алып килү шарты да бар. Шундый ук сайтларда квадроберлар өчен няня хезмәтләрен дә тәкъдим итәләр. Бәйдәге квадробер белән бер сәгать урам әйләнү өчен 500 сум сораучылар да бар.
Билгеле, җәмгыятьтә резонанс тудырган әлеге хәлгә депутатлар да битараф калмады. Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов квадроберларның әти-әниләрен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә яки аларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итте. Моннан тыш, күптән түгел Парламентта “деструктив идеология пропагандасын, шул исәптән, квадроберлыкны тыю турындагы” закон проектын эшли башлаулары мәгълүм булды. Әмма тыелган җимешнең татлы булуын исәпкә алалармы икән?
Өйдән чыкканчы гына
Өч кыз әнисе, блогер Айгөл Тимербулатова балаларның эт, мәче һәм башкалар булып уйнаулары өйдән чыкмаска тиеш дигән фикердә.
– Безнең кызларның да өйдә эт, песи булып уйнаганнары бар. Бу очракта мин моның зыянын күрмим. Ә инде балаң песи савытыннан песи ризыгы ашый башлаган икән, билгеле, бу – бөтенләй дә кысаларга сыймый торган хәл. Минем балалар белән дә бу турыда сөйләшкәнем бар – алар да шундый фикердә, – дип сөйләде Айгөл.
Тәҗрибәле әни буларак, бу очракта балаларны тыю ише алымнарның файдасы булмавын да әйтте ул. “Юк” сүзе балада кызыксынуны арттыра гына чөнки.
– Бала һәм үсмер чак – ниндидер субкультурага “кереп китү” өчен иң “кулай” вакыт инде ул. Без үскәндә дә эмолар, готлар бар иде. Миңа калса, баланың чамадан тыш кызыксынуын сизәсең икән, чаң сугарга кирәк. Әмма ниндидер катгый тыюлар булырга тиеш түгел. Иң яхшысы – аның белән утырып сөйләшү. Бу хәрәкәтнең асылы нидә? Балага нәрсә өчен кирәк ул? Бу бит инде битлек артында чынбарлыктан, реаль тормыштан качу дигән сүз. Аның ни өчен качасы килә? Бәлки, психологка бару да хәерле булыр, – ди әңгәмәдәшебез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153618/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев