Күзнең күрү сәләтен яхшырта, тән тиресен сәламәтләндерә торган могҗизалы рецепт
Аның өчен 200 мл җитен мае, 4 лимон, 3 баш сарымсак, 1 кг бал кирәк була.
Чистартылган сарымсакны, кабыгы белән ике лимонны, кабыксыз ике лимонны иттарткычтан уздырабыз. Барлыкка килгән массага җитен мае белән бал салып болгатабыз да, пыяла банкага тутырабыз. Банканы суыткычта саклыйбыз. «Дару»ны атнага бер тапкыр, көненә өч мәртәбә ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы кулланабыз, дип яза Шәһри Казан.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев