Лена Абдуллина: «Улым Чечнядан исән-сау кайтты, моннан да кайтачак»
Тылангырдан Илнар Абдуллин контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага хезмәт итәргә киткән.
Лена ханым белән редакциягә белдерү биргән җиреннән очраштык. Хатын-кыз шул бит инде ул, сөйләшеп киттек, сүз ара сүз чыгып, ул улының контракт төзеп хезмәт итәргә китүе турында әйтте.
– Махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк шул сүздә булды инде ул. Мин тыя килдем. “Яшәргә фатирың бар, ике кечкенә балаңа син кирәк. Нәрсә уйлыйсың син?” – дидем. Юк, барыбер үзенекен итте, китте, – диде Лена ханым. – Ул Үрнәктә училищеда укыды, аннан армиягә алдылар. Ике ел Чечняда хезмәт итте. Хәрби хәрәкәтләр ветераны ул. Кайткач Казанда полициядә эшләде. Чечняда хезмәт иткән егетләре барысы да махсус хәрби операция барган зонага китеп беткән. Илнар: “Мин дә анда булырга тиеш”, – ди иде. 40 яшьлек иргә нәрсә дип әйтә алам?
Чечнядан Илнар Абдуллин өлкән сержант булып кайта, махсус хәрби операция барган зонада да “Батыр”ны (позывное) взвод командиры урынбасары итеп куялар.
– Характеры белән ул бик йомшак, кешегә һәрчак ярдәм итәргә әзер, ягымлы. Монда да яшь солдатлар яныннан китми икән. Чисталыкны бик ярата. Үз кул астындагы солдатларны да чисталыкка өндим, кырынып йөрергә кушам, ди. Менә шундый инде ул минем улым, – диде Лена ханым улы белән горурлануын яшермичә.
– Гаиләсе бармы соң?
– Бар. Ике бала үстерәләр. Олысына ике яшь, кечкенәсенә биш ай. Хатыны Яшел Үзән районыннан. Башта бездә яшәде, хәзер әниләре янына китте. Менә тагын монда кайтырга тиеш. Аларны ташламыйбыз инде, – диде Лена Абдуллина. – Үзе дә өч тапкыр командировкага кайтып китте. Соңгысында әле күптән түгел озаттык. Телефоннан да сөйләшкәләп торабыз.
Лена ханым үзе дә тынгысыз җанга ошаган. Тормыш дәверендә төрлесен күрсә дә, сынатмый, сер бирми, ире Рәфкать белән тормыш арбасын җигелеп тарта.
– Мин үзем дүрт балалы гаиләдә туып үстем. Әни колхозда, әти тимер юлда эшләде. Иң кечкенә энебез армиядән кайткач трактор астында калып үлде. Кияүгә чыктым. Дүрт балабыз туды. Үзем дә, ирем дә фермада эшләдек. Аның хезмәт стажы 42 ел. Безнең бер улыбыз тумыштан беренче төркем инвалид. Аны карарга дип миңа эштән китәргә туры килде. 34 ел инде инвалид бала тәрбиялим, – диде Лена Абдуллина.
Өйдә торганга карап тик ятмый ул. Гомер буе күп итеп терлеген, кош-кортын асрыйлар, бакчада ниләр генә үстермиләр. Әле дә ике үгезләре, 40 баш үрдәк, 35 баш каз, 40 баш тавыклары бар, 60 баш бройлер үстергәннәр. “Быел аларның баш санын киметтек әле”, – ди. Бакчада ниләр генә үстерми. Быел уңышы да искитмәле яхшы булган. 89 капчык бәрәңге генә җыеп алдык, ди.
– Аларның барысын да нишләтеп бетерәсез? Сатасызмы? – дибез.
– Юк, сатмыйбыз. Балаларга булышабыз. Ике кызым кияүдә. Үрнәктә яшәгәненең дүрт баласы бар, ике ел элек ире вафат булды. Читтә яшәгән кызым ике бала үстерә. Үзләренең тормышлары да начар түгел. Әмма мөмкинлек барында ничек булышмыйсың? – диде ана. – Үрнәктә яшәгән кызым бик ярдәм итә. Яшелчәләрне аның белән эшкәрттек. Оныклар да хәзер кул астына керә. Үсәләр инде.
– Илнар исән-имин кайтып, балаларын тигезлектә үстерергә язсын, – диюгә каршы Лена ханым:
– Чечнядан исән-сау кайтты, моннан да кайтачак, Алла боерса, – диде аналарча ышаныч белән.
Ана күңеле сизгер була ул. Теләкләре кабул килсен, ана белән балага исәнлектә күрешергә язсын.
Фотода: Илнар Абдуллинның әнисе Лена ханым
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев