erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән Мәхмутова: «Әни кинәт кенә китмәде...»

Күптән түгел РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова арабыздан китте. Яраткан актрисаның үлемен тамашачылар да бик авыр кичерде. Соңгы елларда Исламия Мәхмутованың көчле авыру белән көрәшүен дә күпләребез белмәде.

Бу хакта бик күп сораулар килгәнгә күрә, актрисаның кызы, җырчы Ләйсән Мәхмүтова тамашачыларга видеомөрәтәгать яздырган. «Менә шулай китеп баралар инде, кыр казлары артыннан...» – дип башлады сүзен җырчы.

«Әни кинәт кенә китмәде. Ул авырый иде. Авырса да, «Яшим әле!» дип яшәде. Бирешмәскә тырышты. 8 ноябрь көнне ул әле театрга килгән иде. Кызганычка каршы 1 декабрьдә аның инде хәле бик авыр иде. Аны без үзебез генә белдек. Ләкин туган көн – туган көн булып калсын өчен, барлык социаль челтәрләрдә әниебезне бәйрәме белән котлап яздык. Ә инде 3 декабрьдә китеп тә барды...

Безнең әни бик бәхетле кеше, чөнки халыкның мәхәббәте, халыкның хөрмәте аңа яшәргә көч бирде. Сезнең мәхәббәтегез әнине яшәтте. Һәм ул мәхәббәтнең әле миңа да, апама да өлеше тиде. Рәхмәт сезгә!

Кызганычка каршы, бернәрсә дә бездән тормый. Барысын да Ходай бирә! Элек әни өчен сезнең чәчәкләрегез бүләк булса – хәзер инде догаларыгыз бүләк булыр. Онытмагыз аны», – дип шушы авыр хәсрәтне мәрхүмәнең якыннары белән бергә кичергән актрисаның тугры тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерә Ләйсән Мәхмүтова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/lysn-mkhmutova-ni-kint-ken-kitmde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X