erid:2VtzquqpS7d
М7 трассасында Казан янында бензовоз күпердә эленеп калган
Яңалыклар

М7 трассасында Казан янында бензовоз күпердә эленеп калган

Казан янындагы күпердә бензовоз эленеп торуы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты ("Ватаным Татарстан",Казан).

 

Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген иртән М7 юлында Киндерле бистәсе янында булган.

Видеода йөк машинасының койманы җимергәне һәм машиналар юлы өстендәге күпердә асылынып калганы күренә.

Авария сәбәпләрен ачыклыйлар.

Якын арада автокран кран килергә тиеш. Ул бензовозны юлга чыгарачак.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев