erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк

РФ Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртергә тәкъдим итә, укучылар яңартылган фән белән 2024 елның 1 сентябреннән үк таныша алачак, дип хәбәр иткән министрлыкның гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева Интерфакс басмасына.

"Уку предметын "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип үзгәртү өлешендә  «Россия Федерацииясендә мәгариф турында»гы 273 нче канунга үзгәрешләр кертергә тиешбез. Икенчесе - федераль дәүләт мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертергә тиешбез. Федераль төп белем бирү программалары да үзгәреш кичерәчәк, яңа программа - федераль һәм "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип аталачак", - диде Тимофеева Дәүләт Думасында үткәрелгән "түгәрәк өстәл" утырышы вакытында.

Ул шулай ук бүгенге көндә яңа Федераль укыту программасын формалаштыру белән шөгыльләнүче эшче төркем барлыкка килүен, анда Оборона министрлыгы, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә катнашачагын аңлатты.

"Параллель рәвештә без төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслек өстендә эш алып барачакбыз", - дип ассызыклады Тимофеева.

"2024 елның 1 сентябреннән балалар яңа уку программа укытыла башлансын өчен бу чаралар киләсе уку елында үткәреләчәк", – дип хәбәр итте департамент директоры урынбасары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәбәр ителгәнчә, 2022 елның декабрендә РФ Мәгариф министрлыгы алты фән буенча белем бирү программаларын раслады, тормыш иминлеге нигезләре курсы (ОБЖ) башлангыч хәрби әзерлек (НВП) белән тулыландырылды.

ОБЖның яңа курсына башлангыч хәрби әзерлек элементлары белән сафта йөрү, хәрби сәламләү, кораллар, шул исәптән Калашников автоматын, Ф-1 һәм РГД-5 гранаталарын өйрәнү, шулай ук заманча укчы сугышындагы гамәлләрне һәм шәхси саклану күнекмәләрен кертергә җыеналар. Моннан тыш, яңа уку модулен махсус хәрби операциядә катнашучылар да укыта алачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X