Реклама
Яңалыклар
Мактаулы гражданин
“Арча районының мактаулы гражданины” дигән исем бирергә
Район башлыгы карары №114
Д.Һ.Галимовага “Арча районының мактаулы гражданины” дигән исем бирү турында
1. Арча районының үсеше һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш керткәне, Татарстан Республикасында аның ролен һәм абруен күтәргәне өчен Социалистик Хезмәт Герое Галимова Дания Һадиҗан кызына “Арча районының мактаулы гражданины” дигән исем бирергә.
2. Д.Һ.Галимовага “Мактаулы гражданин” билгесе һәм таныклыгы тапшырырга.
3. Мактаулы гражданинның фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен “Казан арты” әдәби-музей берләшмәсендә саклана торган Мактау китабына кертергә.
4. Әлеге карарны “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) район газеталарында һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында игълан итәргә.
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев
18 сентябрь 2019 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев