erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: «Төп йортка, әни янына кайтудан да зуррак бәхет юктыр ул! »

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат ӘХМӘТОВның тормыш кагыйдәләре (Сөембикә, )

Үзем турында сөйләү кыен, мин төгәл фактларга нигезләнеп фикер йөртергә, аерым кысаларда эш итәргә күнеккән.

Бу дөньядагы тормыш дәресләренә мине әти-әнием өйрәтте. Алар беренче укытучыларым булды. Алай гына түгел, белем серләрен төшендергән кешеләр дә алар иде. Әнием гомер буе туган авылым Хәсәншәехтә балаларга белем бирде. Башлангыч сыйныф укытучысы булып 40 ел эшләде. Мине дә 4 нче сыйныфка кадәр әнием укытты. Аннан соң әтиемдә белем алдым. 

Сыйныфташларым Сәйдәш, Илгизәр, Гадбелнурлардан көнләшә идем. Алар ни теләсәләр – шуны эшлиләр. Тирә-юньдәгеләр дә аларның кыланмышларына тыныч кына карый. Ә мин, «укытучы малае» дигән җитди ярлыгым булганга, үземне тыйнак тотарга мәҗбүр идем

Яшермим: мин аерым кысалардан чыкмый торган кеше. Чөнки балачактан шулай гадәтләнгән. 

Тормышта нинди генә хәл булса да, мин әти белән әни фикеренә колак сала идем. Хәтта әтиемнең вафатыннан соң да, үзем ир уртасы булуга карамастан, уйларымда аның белән киңәшләшәм. Хәтергә киртләп куярдай киңәшләре күп булды аның. Әтием сүзләренә, аның фикеренә мин әле дә мохтаҗ. 

Әтинең нәрсә өчендер мине ачуланганын хәтерләмим. Бер очрак истә. Әти капка төбенә өр-яңа «Урал» мотоциклы белән кайтып туктады. Ишегалдына үзем кертим әле, дип, бик үтенеп сорадым бугай – рөхсәт итте. Менеп утырдым, каты гына итеп газга бастым, әмма аягым тормозны тиз генә таба алмады... Мотоциклның бишеге белән сарайга бәрелдем. Ул чакта борчылганнарым! Тик әти бер сүз әйтмәде. Ачуланса, җиңелрәк булган булыр иде... Мотоциклны абый белән икәү ремонтладык. 

Төп йортка, әни янына кайтудан да зуррак бәхет юктыр ул! Гүя балачакка кайткан кебек.

Холкым белән мин карьерага омтыла торган кеше түгелмен. Әмма язмышыңа язылгач, шулай туры килә икән. 

Әтине җирләгәч, кабер ташына нинди сүз языйк икән, дип озак уйлаштык. Ахыр чиктә, гади генә булган, әмма йөрәк түрендә йөртә торган сүзгә тукталдык: «Без сине бик юксынабыз...» Аның белән һәр аралашу миңа көч бирә иде. Әтиебез безнең арада булмаса да, ул әле дә безнең ишле гаиләне берләштереп тора кебек. 

Күңелемә хисләр тулганда, шигырь китапларына үреләм. Фәнис Яруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Туфан Миңнуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин һәм башкаларның иҗатларын үз итәм. 

Әти ягыннан Хаҗиәхмәт бабам чит өлкәләргә чыгып, күнчелек белән шөгыльләнгән. Бу – кул көче сорый торган авыр хезмәт. Гомер ахырында бабам нык авырды, күзләре күрмәде. Без аның кушканнарын бөтенесен үти идек. Култыклап мунчага алып барган чаклар да еш булды. Әби-бабай, әти-әни, туганнар хакын хаклау – ул хәер-догалы эш. 

Тәслимә апа белән ике арада аеруча җылы мөнәсәбәт безнең. Коръәндә язылганча, ир-ат кыз туганын хөрмәт итәргә, тормышында аңа таяныч булырга тиеш.

Әтине җирләгәннән соң, әни, үзенең эч серен чишкәндәй: «Без икебез бер җан булып яши идек...» – дип куйды. Бу сүзләргә ярату да, бер-беренә булган ихтирам да, хөрмәт тә, дуслык та салынган. Озак еллар бер түбә астында яшәгән тигез парлар шундый сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйм мин.

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/rules/kinaslar-birerga-iaratmyim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев