Марат Кәбиров: «Гашыйклар көне белән!»
Бер мәлне февральнең ундүрте алдыннан социаль челтәрләрнең берсендә шундыйрак котлау куйган идем, укучыларымның бер ише бик өнәп бетермәде: «Бу ят дин белән бәйле нәрсә, безнең халыкка хас түгел», – дип минем наданлыкны фашладылар.
Бәлки алар хаклыдыр инде. 14 февральне руслар «Святой Валентин» көне дип атыйлар бит. Татарларның берише, үзенчәләштереп, «Изге Вәли» дип җиппәрә. «Изге» сүзе белән билгеләнгән затлар, нигездә, чит-ят мәдәниятләрдән кергән булып чыга, чөнки татарда да, мөселманда да кешеләрне андый сыйфатлар белән атау гадәте юк. Һәм читтән кергән шул «изге»ләрне тарихи чыганаклардан эзләп, әкиятләрдән арындырып карасаң, аларның я дөньяда бөтенләй яшәмәгәнлеге, я бик үк изге булмаганлыгы ачыклана. Шулай булгач, Валентин белән бәйле бу бәйрәм безгә хас түгел, диючеләр хаклы булып чыга.
Ләкин мин бит Валентин көне белән дә, Изге Вәли көне белән дә түгел, ә Гашыйклар көне белән котладым. Күптән котлыйсы килеп йөри иде. Яраткан кешеләрем артык күп булган өчен генә түгел. Гыйшык тойгыларын, ярату хисен аяк астына салып, заман яшьләрен «мәхәббәт белән шөгыльләнү» дәрәҗәсенә төшергән чорда «Гашыйклар көне» дигән төшенчә бик матур яңгырый. Ул булырга тиештер.
Ә «Изге Вәли көне» турындагы мәгълүматларның берсен дә төгәл дип булмый. Берәүләр аны борынгы Римдагы көтүчеләр бәйрәме Луперкалии (Луперк алла хөрмәтенә уздырылган тазарыну һәм уңыш-үрчем теләү көне) белән бәйли, икенчеләр аны кире кагып, үзләренчә гөманлый, өченчеләр… Кайбер урыннарда дөреслек эзләүдән бигрәк, тарихчыларның һәм дин әһелләренең әлеге бәйрәмне үз ихтыяҗларына яраклаштырырга тырышуы да чалынып кала. Хәтта моның нигезен гадәти булмаган җенси бәйләнешләргә илтеп терәргә маташучылар да табыла. Барысы да гадәттәгечә инде… Бүгенгедә намус һәм гаделлек юк икән, тарихта дөреслек була алмый. Ләкин аның бер риваяте кызык.
Урта гасырда Римда император булып торган Клавдий II шундыйрак карар чыгарган, имеш: батырларча сугышсыннар өчен, ир-егетләргә – өйләнү, ә хатын-кызларга кияүгә чыгу тыела. Гади бер табиб булып эшләүче Валентин исемле кешегә императорның шундый сантый карары ошамый. Ул гашыйк парларны, егетләрне һәм кызларны, очраштырып, күрештереп тора. Бер заман Валентинның бу кырын эшен Клавдий императорга җиткерәләр. Ул Валентинны үлемгә хөкем итә. «Таш капчык»та үлемен көтеп, газиз башы белән бәхилләшеп яткан яшь егет төрмәне саклаучы абзыйның Юлия исемле кызын дәвалый, яшьләрнең бер-берсенә күзе төшә, гашыйк булышалар. Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, йөрәк рәвешендәге кәгазь битенә хат язып калдыра. Ахырдан «Синең Валентиның» дип култамга сала. Юлиягә бу язманы Валентинның башын кискәннән соң гына укырга насыйп була. Үлем җәзасы, имеш, нәкъ 14 февраль көнне була. 286 нчы елның 14 февралендә.
Бу риваять кенә инде. Асылда, «Изге Валентин» дип йөртелүчеләр өчәү булса да, «изге» дигән титул аларга башка гамәлләре өчен бирелгән. Ләкин шушы риваятьне Валентин бер җенестән булган затларның кавышуына булышлык иткән, дип үз якларына борып җибәрүчеләр бар. Кемнәр икәнлеге аңлашыладыр инде…
Шуңа күрә, бу бәйрәмне бернинди «Изге Вәли»ләр белән дә бәйләп карарга кирәкмидер. Төгәл генә билгеле тарихы да юк бит. Римдагы Валентинның, христиан диненә дә, татар Вәлиенә дә катнашы юк. Менә шул катнашы булмаган нәрсәләрдән арындырып, «Гашыйклар көне» итеп калдырылса, начар түгелдер кебек. «Безгә хас түгел, читтән кергән», – дип йөз чөерү дөресме икән? Хәзерге бәйрәмнәрнең барысы да диярлек татарга читтән кергән инде – 8 Март та, 1 Май да… Боларның берсе дә татарның ат тоягы астыннан яки бәрәңге бакчасында шытып чыккан нәрсәләр түгел. Мәхәббәте исән, гашыйклары бар икән, димәк, «Гашыйклар көне» булу да табигый.
Ә чынында мин һәрбер көннең гашыйклар көне булуын теләр идем. Мәхәббәтнең чалымнары чиксез бит аның. Без һәрвакыт кемгәдер, нәрсәгәдер гашыйк. Сөйгән кешебезгә, сайлаган һөнәребезгә, эшләгән эшебезгә, туган җиребезгә, торган җиребезгә… Санап бетергесез. Бер карасаң, без мәхәббәт эчендә яшибез. Хәтта эт булып арып, төн уртасында кайтып егылсак та, таңда уянабыз да яңа туган көнгә гашыйк булабыз. Ул безне яшәтә, без аны матурларга омтылабыз. Һәрбер таңда үзеңне дә, якыннарыңны да шул бер сүз белән котларга мөмкин бугай:
– Гашыйклар көне белән!
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104926/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев