erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Машинадагы көчле музыка өчен штраф салырга мөмкиннәр

Машинада артык көчле музыка җәмәгать тәртибен бозу буларак квалификацияләнә ала. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде.

Ул аңлатканча, гадәттә РФ субъектларында төнге сәгатьләрдә тавышны тыю гамәлдә — 23:00 дән 07:00 гә кадәр яки 08:00 гә кадәр, төбәккә бәйле рәвештә. Моннан тыш, күп урыннарда көндез «тыныч сәгать» дип аталган сәгать тә урнаштырылган — ешрак 13:00 дән 15:00 гә кадәр, шул исәптән балалар ялы өчен дә билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда, Тынлык турындагы төбәк Законы нигезендә, эш көннәрендә 22:00 дән 06:00 гә кадәр, ә ял көннәрендә — 22:00 дән 09:00 гә кадәр шау-шу тыелган. Бу таләпләрне бозучыларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф каралган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/yurist-solovev-obyasnil-v-kakix-slucayax-za-gromkuyu-muzyku-v-masine-mogut-ostrafovat-6026116?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев