Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында йөрүче «Сапсан» һәм «Аврора» поездлары хәрәкәте үзгәрәчәк
Бу үзгәрешләр 2028 елда югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче линиясен эшкә кертү белән бәйле булачак.
Проект рельеф һәм трасса геологиясе үзенчәлекләре сәбәпле югары техник катлаулылыкка ия. РФ транспорт министры Андрей Никитин 18 гыйнварда хәбәр иткәнчә, әлеге югары тизлекле линия эшли башлагач, көндезге «Сапсан» һәм «Аврора» поездлары хәрәкәтен оештыру яңача форматта алып барылачак.
Министр билгеләп үткәнчә, әлеге тизйөрешле поездлар эшчәнлеген туктатмаячак, әмма тимер юлларда йөк агымының зур булуы аркасында аларны башка юнәлешләргә күчерү планлаштырыла. Чыганак: «Известия».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев