erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә көчле яңгыр вакытында һәлак булучылар бар

12 июньдә – Россия көнендә башкалада бик көчле яңгыр булган. Һава температурасы +26ка градуска җиткән бер мәлдә тропик яңгыр ишеп яуган.

Кайбер урыннарда боз яуган. Күзачкысыз яшенле яңгыр вакытында Подольск, Апрелевка шәһәрләре ягына таба поездлар хәрәкәте туктатып торылган. Курск вокзалында электрүткәргечләргә зыян килүгә бәйле бу. Моннан тыш метрода өзеклекләр күзәтелгән. Башкаланың транспорт департаментында билгеләп үтелгәнчә, Таганск-Краснопресненск линиясенең көньяк-көнчыгыш өлешендә метро юлына агач ауган. Шул сәбәпле поездлар сирәк йөри башлаган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Mash телеграм-каналы хәбәренә караганда, Мәскәүдә давылдан 3 кешегә зыян килгән. Канал мәгълүматларына караганда, Вешняки һәм Северное Медведково районнарында 2 кызның аягына агач ауган. Өченче кешенең ничек җәрәхәтләнүе турында мәгълүматлар юк. Мәскәү янындагы Щелково бистәсендә исә агач аву фаҗига белән төгәлләнгән. Анда бер ир-ат һәм 9 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге очрак буенча тикшерү оештырылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат оныгы белән яңгырдан агач астына кереп яшеренгән булган. “Ир-атның оныгы белән парк аша пляждан кайтышы булган. Шулчак көчле җил чыгып, яңгыр ява башлаган. Алар агач астына кереп яшеренгән. Ир-ат белән бала өсләренә агач авудан һәлак булган”, – диелгән хәбәрдә. 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144623/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев