Мәскәүдән Актанышка күченгән фермер: «Чебине бодай белән генә үстереп булмый»(»Интертат», Энҗе Габдуллина)
Айзат Газизҗановка 31 яшь. Казанның төзелеш университетын тәмамлаган. Мәскәүдә эшләп йөргән җиреннән Актанышка күченеп, крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәргәндә аңа нибары 24 яшь була. Районда «Актанышбаш» брендын булдырып, 100 меңләп чеби үстереп сатучы эшмәкәр белән сезонның иң кызган чагында күрешеп сөйләштек.
Яз айлары – чеби фермалары өчен «урак өсте». Бу айларда халык, күпләп, бройлер сатып ала. Шуңа күрә дә мондый хуҗалыкларда эш таңнан караңгы төнгә кадәр бара. Айзат Газизҗановны да караңгы төшеп, кич җиткән вакытта гына тотып булды. «Сезонның иң кызган чагы. Өйгә кайтып та кергән юк», – дип башлады ул сүзен.
«Үсмәгән үрдәкләрне 2 ел ашадым»
Актанышның Сәфәр авылында туып-үскән Айзат белән Азаматның уртак хезмәтләре бу ферма. Энекәше Азаматны армиягә озатырга кайткан җиреннән кинәт кенә ферма ачу уе белән яна башлый Айзат. Әллә ничә тапкыр «яна», уңышлары да булмаган еллар була.
Азаматны армиягә озатырга кайткан җирдән дус егетләргә кердем. Алар беренче ел эшләп киткәннәр, каз алганнар иде. Алардан күреп, мин дә каз алдым. Әтиләр башта каршы булды. «Нигә авылга кайтасыз инде? Шәһәргә киттегез генә бит әле. Юкка укыттыкмыни без сезне?» – диделәр.
Башлап җибәрергә акча юк. Шунда бик уңышлы гына «Начинающий фермер» дигән программага кердем, миллион ярым акча бирделәр. Беренче елны 3000 каз алдым. 19 август иде, көне дә истә калган әле. Казларны бушатканда тизәккә батып беттем. Мин бит инде каз, чеби күргән кеше түгел, андый әйберне уйлап та карамадым. Ул мизгелдә ташлап китәсе килә башлаган иде.
Ул казларны әйбәт кенә үстереп җиткердек. Үлүләр дә күп булмады. 1 ай дигәндә суеп бетердек, ә сатарга җир юк, чөнки мине беркем дә белми. Бик авыр барды. Аннары үрдәк алып кайткан идем, аларны ашатырга акча кирәк. Машиналарны да сатып бетердем. Әниләр дә: «Җиткәндер инде», – дип әйтеп карадылар. Сезонлы эш булгач, ел саен: «Быел булмады, ярар, икенче елга булыр», – дигән өмет бар. Шулай барды да барды, соңгы 5 елда эш яхшырак бара башлады. Эш тәртибен дә белдек хәзер.
- Беренче казларны кая куйдың соң?
- Ул казларны мин 2 ел ашадым (көлә). Каз гына түгел, үрдәк тә ашадым әле мин. Үрдәкләрнең беренче партиясе үсте, икенчесен үстерә алмадым. Арзанрак комбикорм алган идем, аның да бит протеиннарын карап алырга кирәк. Мин алар турында бөтенләй белмим. Фермерларга сорап барам – әйтмиләр, аңлатмыйлар.
Бер фермер «рассрочкага» – үстерергә дип, үрдәкләрен бирде. Шулай сөйләштек: мин үстерәм, илтеп бирәм, ул суя да иткә алып кала. Ул да итне каядыр җибәрәм дип сөйләшеп куйган булган. Нормаль үскән үрдәк 2-2,5 кг булырга тиеш. Минем, бәлки, егерме проценты шундый булгандыр. Икенче категория булып барган, якынча 60 процентын очсыз бәядән алды. «Үсеп бетмәгән, 1,2-1,3 килограммлы үрдәкләрне кая куйыйм мин? Син болай да мине кыен хәлдә калдырдың», – ди. Төядем дә алып кайтып киттем. Ыслап саткаладык. 2 ел үрдәк ашадым инде. Хәзер бик ашаган юк. Әллә туйдым шунда, әллә нәрсә (көлә).
Сезонлы эш булгач, аңлап та бетерми идем. Беренче елны бройлерны соңрак алган булдым. Кешеләр сатып бетереп, халык алмый башлагач, мин сатарга тотындым. Күп күләмдә дә алырга куркыта иде, чөнки сатып булмас кебек тоелды. Аннары өйрәнеп киттем инде, хәзер җиңел.
«Бодай белән генә чеби үстереп булмый»
Актанышбаш авылындагы фермасында ул 100 меңләп чеби үстерә. Бер корылмада 1 айлык, икенчесендә – 2 көнлек чебиләр. Андый корылмалар саны да берничә. Чебиләр ашый, су эчә торган җайланмалары да заманча икән хәзер. Су эчәсе килсә, җайланмага килеп төртә дә, аннан су тама. Ә азыкны махсус конвейер белән автомат рәвештә салып торалар. Икенче елга фермада инкубатор куярга уйлап йөри Айзат. «Киләсе елга үземә җитәрлек күләмдә чеби чыгарачакмын», – ди.
- Күкәйдән чыгу белән, 1р көнлек чебиләрне Арчадан алып кайтам. Мәсәлән, кичтән чыга, иртән кайтаралар. Чебине туу белән йөртергә җиңелрәк. Әгәр ул эчсә, ашаса, тизәк тә була, дымлылык арта. Мәсәлән, 3-4 көнлек чебиләрне йөртүе авыррак.
- Бройлерларны ничә көнлек итеп алырга кирәк?
Без 28 көн – 1 айлык итеп сатабыз. Бер көн билгелибез, барысы да әйбәт барса, шул көнне сатабыз да. Узган ел сату көне алдыннан үлә башладылар. Иртән кешеләр килергә тиеш, ә без сатуны туктаттык. Төнлә белән һәрберсенә шалтыратып, язып чыктык. Аңлаган кеше аңлады, аңламаганнары ачуланды. Ул партияне дәвалап, берничә көннән соң гына саттык.
- Кеше хәзер чебине күп аламы?
- Чеби тотып утырып калган юк. 2020 елны бик күп фермерлар, саталмыйча, бик күп бурычларга батып беттеләр. Әллә корылык килде, әллә күп кеше чеби утыртты. Фермерлар да күп бит хәзер.
Бер фермерның өченче ел чебиләре начар булды да, узган ел сата алмады. Ул хәзер эшли микән, инде юктыр. Мин анда күпме акчалар кертергә кирәк икәнен аңлыйм. Узган ел ул минуска чыккандыр.
Өченче ел минем сезон кинәт туктады, алмый башладылар. Шуңа өстәп, кызу вакытлар башланды. 10-15 мең чебиләре калган кешеләр «ух» дигән вакытта минем әле 100 меңләп бройлер бар иде. Партия артыннан партия чыккач, шулай җыела, ул бит сатылырга тиеш. Мәсәлән, 15 меңлек партия килә, минем 3 меңен генә алып китәләр. Берсе артыннан берсе үсә, тыгылалар, көннәр кызу, үләләр. Кыскасы, рисклы эш.
Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/maskaudan-aktanyska-kucengan-fermer-cebine-bodai-belan-gena-usterep-bulmyi-5859014
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев