Мәхәббәтнең махсус мәктәбе юк
ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Сәлимә һәм Нурмөхәммәт Салиховларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Гаиләне таркатмыйча илле ел бергә яшәү хатын-кыздан гына түгел, ир-аттан да тора. Икең бер булганда гына гаилә ныклыгын югалтмый
– Хатын-кызның вакытында башны ия белүе, сабырлыгы, ирнең хатынны хатын итеп торуы, балаларга үрнәк булып яшәүләре, тормыш арбасын бергә тартулары – менә илле ел тату гомер итүнең сере, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина юбилярларны тәбрикләп һәм район башлыгы Илшат Нуриевның котлау хатын, истәлек бүләген тапшырып.
Бер урамда яши алар. Хәтта күршеләр булып. Яшь арасы биш ел булгач, бер-берсенә бик үк игътибар итмиләр. Һәм бер кичне очраша ике күрше. Якыннан танышып та китәләр. Шул көннән башлап аерылмыйлар да.
Ә ел ярым очрашып йөргәннән соң Нурмөхәммәт Сәлимәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз ризалык белдерә. Һәм 1974 елның 18 октябрендә Салиховлар гаиләсенә килен төшә. Ике күрше шул көннән башлап кода-кодагый булып китә.
Язылышып яши башлаган көннән тормыш арбасын бергә тарта алар. Һәрчак бер-берсенә терәк булып яшиләр. Акрынлап тормышлары җайга салына. Нурмөхәммәт Салихов 42 ел электрик булып эшли. Лаеклы ялга ул Идел буе электр челтәрләре подстанцияләренең Арча төркеме башлыгы булып эшләгәндә китә.
Сәлимә Салихованы да Арчада белмәгән кеше юктыр. 43 ел Арча раймагында кибетче булып эшләде. Кечерәк кенә буйлы, нәфис гәүдәле, чибәр ханым дип әле дә күз алдында тора ул. Үзгәрмәгән бер дә. Йөзендә һаман шул ягымлы елмаю, нәфис гәүдә. Бары бер нәрсә күзгә чагыла – кыю караш, тормыш тәҗрибәсе үткән төпле акыл, ә янында гомер дәверендә ныклы терәге булган ире.
Икесе дә хезмәт ветераны. Хезмәттәге уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнгәннәр. Гаиләдә бер-берсенә тугры, бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер булган ир белән хатын булсалар, хезмәттә дә алар сынатмый.
– Без бер-беребезгә ышанып, ярдәмләшеп яши һәм эшли белдек. Өч бала үстердек. Балаларыбыз ышанычыбызны аклады. Белем алдылар, тормышта үз урыннарын таптылар, гаилә кордылар. Безнең үрнәктә алар да матур гына гомер итә. Берсеннән-берсе тәмле җиде оныгыбыз да бар. Без үзебезне бик бәхетле дип саныйбыз, – диләр Сәлимә һәм Нурмөхәммәт Салиховлар.
– Алтын гамәлләрегез күп, алтын балалар үстергәнсез һәм бүген алтын туегызны билгеләп үтәсез, – диде аларны алтынга төреп “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. – Киләчәктә дә шулай тигезлектә матур итеп яшәгез.
Юбилярларны алтын туйлары белән котларга балалары, онык-лары, якын туганнары да килгән иде. Шундый көндә якыннарыңнан иң изге теләкләр ишетү үзе үк күңелне күтәрә.
Тантаналы чарада Сәлимә һәм Нурмөхәммәт Салиховлар алтын туйларын раслап ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйдылар, алтын туй медальләре алыштылар, яшьлекләрен искә алып вальс әйләнделәр. Мәхәббәтнең махсус мәктәбе юк, аның телен сүзсез аңлыйлар. Бу көнне дә Сәлимә һәм Нурмөхәммәт Салиховларның еллар үтү белән бер-берсенә булган хисләрне югалтмаулары сүзсез дә аңлашылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев