Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде» (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)
Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде» Бу көннәрдә «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырлары аша танылган, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтовның үз теләге белән махсус операциягә китүе билгеле булды. «Интертат» җырчы белән элемтәгә кереп, бүгенге вазгыять, иҗат юлы, эстрада, киләчәккә планнары хакында сөйләште.
Барлык фотолар да Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан
«Тынлы оркестр» дигән сүзне ишетү белән комиссариатка йөгереп бардым»
Радик абый, сезнең үз теләгегез белән махсус операциягә китүегезне ишеттек. Иҗат һәм хәрби эш – бер-берсеннән ерак төшенчәләр. Солдат формасы кияргә нәрсә этәргеч бирде?
Моннан берничә ай элек Уфаның Үзәк базары янында автор-башкаручы булган бер якын танышымны очраттым. Хәрби киемнән реклама брошюралары таратып тора. Сөйләшенеп киттек. «Синең вакытың җитте» дип язылган брошюраны миңа да бирде. Мин моны өемә алып кайтып, студиягә элеп куйдым. Уйланырга күпмедер вакытым булды.
Филармониядәге бер хезмәттәшемнең туганы хәрби комиссариатта эшли. Шуның аша Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белеп алдым. Икенче көнне үк хәрби комиссариатка киттем. Мондый приказ, чыннан да, бар икән. Республика җитәкчелеге тарафыннан 17 штат, инструментлар һәм башка җиһазлар өчен акча да бүлеп бирелгән.
Хәрби контрактны 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә төзедем. 6 июльдән полигонда өйрәнүләр башланды. Кызганыч, тынлы оркестр өчен коллектив җыела алмады. Мин монда булган дәвердә әле бер генә музыкант та килеп контракт төземәде.
Тик мин вакыйгаларның теләсә нинди борылыш алуына әзер булып килдем. Командир: «Радик, оркестр җыеп булмады. Син барыбер каласыңмы?» – дип сорады. Мин интуиция буенча моңа әзер идем инде. Беренче атна документ эшләре, медицина тикшеренүләре белән узды. Башта мине пехотага билгеләгәннәр иде. Соңрак медвзводта санитар җитмәве ачыкланды һәм мине шул взводка санитар итеп куйдылар.
Без биредә һәр көнне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәбез. Безнең төп максат – яраланган кешене тиз арада куркынычсыз урынга чыгару һәм беренче секундларда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү. Ләкин бу безне хәрби әзерлек эшеннән азат итми. Төштән соң хәрби күнекмәләр үтәбез. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – без соң чиктә генә кулга мылтык алачакбыз. Төп бурычыбыз – гомерләрне коткарып калу.
Сез махсус операциядәге солдатларга рухи яктан ярдәм итәргә теләгәнсез инде.
Әйе. «Тынлы оркестр» дигән сүзне ишетү белән комиссариатка йөгереп бардым. Музыкантлар җыелмады шул.
1943 елның 23 февралендә Иосиф Сталин СССРның барлык республикаларында хәрби-тынлы оркестр мәктәпләре ачарга приказ бирә. Мин дә 1976 елда шул мәктәпләрнең берсен тәмамладым. Сталинның төп максаты – шушы оркестрлар белән чыгыш ясап, сугышта булган солдатларның рухын күтәреп җибәрү була.
Безнең булачак оркестр да шушы максатны күздә тота иде. Әле өмет өзелеп бетмәгән, бәлки, кисәк кенә 17 егет килеп чыгар. Приказ әлегә ачык.
Мин 1983 елда Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә инженер гаскәрләрендә хезмәт иттем. Анда да тынлы оркестр бар иде. Минем хәрби билетта да код белән «тынлы оркестр музыканты» дип язылган.
Махсус операция турында нәрсә уйлыйсыз? Озакка барырмы икән?
Озакка барырмы, юкмы дигән сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Шуны әйтә алам – минем илбашыбыз Владимир Путин, аның фикерләре, гамәлләренә карата хөрмәтем бик зур. Телевидение яки радиода чыгыш ясаганда да минем аның сүзләрен тыңлап бетермичә, бүленеп китеп барганым юк. Моңа хәтта әнкәй дә ияләнгән инде.
Безне биредә: «Һәрберегез үз эшен автомат рәвештә башкару дәрәҗәсенә җитсә, бу – армия өчен дә, үзегез өчен дә зур плюс булачак», – дип өйрәтәләр. Бүгенге көндә минем бурычым билгеләнгән.
Башкортстанның төрле районнарыннан даими концертлар белән килеп торалар. Әле бу көннәрдә генә Стәрлетамаклылар, якташларым – Дүртөйлеләр килеп концерт биреп китте. Алар да биредә бер үзгә, рәхәт атмосфера тудыра.
«Барма» дип берсе дә әйтмәде»
Китәсегезне белгәч, якыннарыгыз нәрсә диде? «Барма» дип үгетләүләр булмыйча калмагандыр.
«Барма» дип, берсе дә әйтмәде. 45 яшьлек сеңлекәшем генә: «Син бу турыда әнкәйгә ничек әйтәсең?» – дип сорады. «Мин әнинең реакцияcе нинди булачагын беләм», – минәйтәм. Шулай булып чыкты да. Әнкәй янына килеп: «Әнкәй, мин үз теләгем белән 1 елга хәрби оркестрга контракт төзедем», – дидем. Чөнки ул вакытта оркестрда хезмәт итәчәгемә тулысынча ышана идем әле. Әнкәй, кулын күтәреп, белгән бөтен догаларын укып чыкты да: «Балакаем, исән-сау йөр. Үзеңнең теләгең, хәерле булсын», – диде.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/maxsus-operaciyaga-kitkan-radik-dinaxmatov-yakynnarymnyn-berse-da-barma-dip-aitmade-5860472
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев