erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мин чынлап куркам!» Илсөя Бәдретдинова 25 500 сумга «яшәрүен» күрсәтте

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Таиландта ял итә. Җылы бүген елан фермасына барган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

«Ну че, без килеп җиттек. Планнар зурдан: елан канын эчәргә, елан ите ашарга, еланнан ясалган дару алырга», – дип яза ул.

Туристларга еланнарның кайда үрчетелгәнен күрсәткәннәр. Илсөя кобрадан ясалган дару да сатып алган. Бу дару холестерины югары булган, гастрит белән интеккән кешеләр өчен бик файдалы икән. Бер кабы 100 доллар тора.

Соңрак җырчыга мәңге яшь калу, иммунитетны ныгыту өчен, аңа елан йөрәге ашап, елан каны эчәргә тәкъдим иткәнәр. Бер кеше стаканга еланның канын агыза, икенче стаканда яңа гына үтерелгән еланның йөрәге тибеп ята.

«Кобраның ярты йөрәген ашарга һәм каны белән йотып җибәрергә кирәк. Бу – махсус ферма, биредә бу эшләр законно эшләнә. Миндә хәзер 2 йөрәк һәм кобра каны», – дип эчеп куйгач: «Кан исе дә, тәме дә килмәде, әз генә баллы эчемлек кебек», – дип бәя бирә Илсөя бу «сый»га.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер кобра сатып алу 300 доллар, ягъни 25500 сум дип язган җырчы.

Соңыннан туристлар шул ук кобраның ите белән сыйланган.

Видеосын Ватаным Татарстаннан карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X