erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министр Айрат Хәйруллин: “Телефоныма шалтыраткан мошенникларга акча тәкъдим иттем, алмадылар”

Телефон караклары Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологиясе һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинны төп башына утыртмакчы булган.

Россия Саклык банкының 900 телефон номерыннан дигән булып, алдап шалтыратучы мошенниклар турында министр үзе сөйләгән. “Бу юлы бик әдәпле кырыкалдарлар шалтыратты. Аларга шунда ук акча күчерергә тәкъдим иттем, никтер ризалашмадылар”, – дип ирония белән язган ул Telegram-каналында.

Министр кисәтә: мошенниклар халыкның башын бутау өчен Россия Саклык банкының 900 телефон номерын файдалана башлаган. “Шик тудырмас өчен “00” цифлары урынына “оо” хәрефләрен язып куялар. Моның өчен махсус телефон номерларын үзгәртергә ярдәм итүче хезмәтләрдән файдаланалар. Кесә телефоны шалтыраганда, санмы бу, хәрефме икәне аңлашылмый да. Сак булыгыз!” – дип кисәтә Айрат Хәйруллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X