erid:2VtzquqpS7d
Мәктәпкә һөҗүм итәргә җыенган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар
Яңалыклар

Мәктәпкә һөҗүм итәргә җыенган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Мәскәүдә мәктәпкә һөҗүм итү белән янаган 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Егет "ВКонтакте" социаль челтәрендә Мәскәү мәктәбендә шартлау оештырырга җыенуы турында язган. Аны тоткарлаганар. Полиция егетне тентү вакытында пневматик пистолет, газ баллоны һәм ике пычак тапкан.

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре коралланган 18 яшьлек егетне Глинист тыкрыгында урнашкан 1297 нче номерлы мәктәп янында тоткарлаган. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Тоткарланган егетнең үзе белән пневматик пистолет, газ баллоны һәм ике пычак булган.

РБК басмасы хәбәр итүенчә, башкаланың мәгариф департаменты хезмәткәрләре "ВКонтакте" соцчелтәренә күзәтү ясаган һәм анда мәктәпне шартлату белән янаган егетнең хәбәрен тапканнар. Алар бу мәгълүматларны полиция бүлегенә тапшырган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mktpk-m-itrg-uylagan-18-yashlek-egetne-totkarlagannar


Нет комментариев